• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Тәрәвих намазын хатын-кызлар укырга тиешме?

    Тәрәвих намазын хатын-кызлар укырга тиешме?

    «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе җиңүчесе Чулпан Шәрипова: «Уен уйнатып кына татар телен, әдәбиятын өйрәтеп булмый»

    «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе җиңүчесе Чулпан Шәрипова: «Уен уйнатып кына татар телен, әдәбиятын өйрәтеп булмый»

    17 ел өеннән чыкмый яшәгән Гүзәл Нургалиева: «53 яшемдә үрмәләп йөрергә өйрәндем»

    17 ел өеннән чыкмый яшәгән Гүзәл Нургалиева: «53 яшемдә үрмәләп йөрергә өйрәндем»

    Мәдинә Маликова / Берәгәйле бәрәңге / Х и к ә я

    Мәдинә Маликова / Берәгәйле бәрәңге / Х и к ә я

    Индус Таһиров: «Үзләре наданлыкта гомер кичерүче карагруһлар да әлегә юк түгел»

    Индус Таһиров: «Үзләре наданлыкта гомер кичерүче карагруһлар да әлегә юк түгел»

    Климат үзгәрешләре коронавирустан куркынычрак

    Климат үзгәрешләре коронавирустан куркынычрак

    Без белмәгән Таиланд: ел әйләнәсе кояш һәм бизнеска әйләнгән медицина

    Без белмәгән Таиланд: ел әйләнәсе кояш һәм бизнеска әйләнгән медицина

    Кайсы катта яшәве яхшырак?

    Кайсы катта яшәве яхшырак?

    11 ел көндәлек алып баручы хуҗалык рәисе: «13 мартта су күтәрелгән, апрельнең җидесендә туңга сөрелгән җирләрне өч агрегат белән тырмалаганбыз»

    11 ел көндәлек алып баручы хуҗалык рәисе: «13 мартта су күтәрелгән, апрельнең җидесендә туңга сөрелгән җирләрне өч агрегат белән тырмалаганбыз»

    90 яшен тутырган ветеран: «Иң куркынычы ачлык булды»

    90 яшен тутырган ветеран: «Иң куркынычы ачлык булды»

    Әлдермешнең уңыш сере — бердәмлектә

    Әлдермешнең уңыш сере — бердәмлектә

    «Сугыш 1941 елда ук бетәргә мөмкин иде…»

    «Сугыш 1941 елда ук бетәргә мөмкин иде…»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Челтәрле беленнәр пешерү ЫСУЛЫ

    Челтәрле беленнәр пешерү ЫСУЛЫ

    Варикоз гына димә: тромб үпкә артериясен капласа, кеше мизгел эчендә вафат булырга мөмкин

    Варикоз гына димә: тромб үпкә артериясен капласа, кеше мизгел эчендә вафат булырга мөмкин

    Профнастилны ничек сайларга?

    Профнастилны ничек сайларга?

    Гемофилия анадан балага күчә, ирләр арасында ешрак очрый

    Гемофилия анадан балага күчә, ирләр арасында ешрак очрый

    Гази Заһитов турында: Рейхстагка менгәндә аркан, хәтта кадакка кадәр үзе белән алган була ул!

    Гази Заһитов турында: Рейхстагка менгәндә аркан, хәтта кадакка кадәр үзе белән алган була ул!

    Апрельнең икенче яртысында бакчадагы иң мөһим 7 ЭШ

    Апрельнең икенче яртысында бакчадагы иң мөһим 7 ЭШ

    Бик тәмле итеп каймаклы соуста тел әзерләү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле итеп каймаклы соуста тел әзерләү ЫСУЛЫ

    Помидор депрессиядән коткара, яшьлек һәм матурлыкны сакларга да ярдәм итә

    Помидор депрессиядән коткара, яшьлек һәм матурлыкны сакларга да ярдәм итә

    82 яшьлек Илсур Гайфуллин: «Гөлләрне кар суы сибеп үстерәм»

    82 яшьлек Илсур Гайфуллин: «Гөлләрне кар суы сибеп үстерәм»

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит Төп

Качаргамы синнән, дөнья, яшәргәме?

- ieditor
25.02.2021
- Төп
0
Качаргамы синнән, дөнья, яшәргәме?
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

АКШтагы Кремний үзәненең техник титаннары кешелек дөньясын «бәхетле итү»нең яңа технологик чишелешен табып ята. Бу дөньядагы тигезсезлектән, фаҗигаләрдән, технологик һәм экологик катастрофалардан кешеләрне уйлап чыгарылган, ясалма дөньяга озатып котылмакчылар. Хәзерге техника үсеше моңа тулы мөмкинлек бирә.

Илле яшьлек программачы Джон Кармак: «Кайбер кешеләр виртуаль чынбарлыкны дөрес аңламыйлар. Аның потенциалы бик зур, аның ярдәмендә синең җаның яраткан теләсә нинди галәмне барлыкка китереп була. Җирдә бу мөмкин түгел, һәркемнең теләкләрен канәгатьләндереп булмый. Мин сезгә утрау һәм спорт автомобиле бүләк итә алмыйм, виртуаль чынбарлык бүләк итә», – ди. Хыял дөньясында миллиардер булып, олигарх булып яшәү мөмкинлеге тәкъдим итә инде, кыскасы. Буш хыяллар дөньясында йөзүчедән виртуаль дөнья шәхесенең аермасы шунда гына: юк әйберләрне бар итеп күрәсең, тәнең белән тоясың.
Хәер, тәнең дә хәзергечә түгел, башкача була инде синең. Тыгыз мускуллы атлет була аласың, яшь егет кыяфәтенә керү дә кыен түгел. Хәзерге технологияләр компьютерсыз гына, баш миенә нейроимплант кертеп кенә дә сине виртуаль дөньяга озату мөмкинлеге бирәчәк. Ач булсаң да, протест белдермисең, очны очка ялгарлык мескен хезмәт хакыңны киссәләр дә, үзеңне миллиардер итеп тоясың. Хәер, виртуаль дөньяда яшәүчегә хезмәт хакы каян килсен соң? Аның өчен эшләргә кирәк бит. Димәк, кимендә бер смена күләмендәге вакыт булса да, килбәтсез һәм шыксыз бу дөньяда яшәп алырга туры киләчәк. Югыйсә миллиардер килеш ачтан үләчәксең. Виртуаль дөньядагы затлы ризыклар синең тамагыңны туйдырмаячак.
Әлегә программачылар уйлап тапкан яңа галәмнәргә күчү үзе генә дә шактый ук кыйммәт тора. Виртуаль чынбарлыкка күчерүче гарнитура бәясе йөз мең сумга җитә. Гарнитураны ялгау өчен куәтле персональ компьютер таләп ителә. Анысының бәясе дә шул йөз мең сумнар тирәсе һәм артуга таба бара. Иркен бүлмәң булу да шарт икән. Хыялдагы миллиардер булырга теләүчеләрнең бик күбесенең кесәсе күтәрми бу бәяләрне. Бәхеткә дип әйтик инде. Иң мөһиме: виртуаль дөньядан чыккач, ашарга да, коммуналь түләүләрне түләргә дә туры киләчәк барыбер. Хыял дөньясындагы миллиардларың булышмаячак. Шул сәбәпле кешеләр ясалма төш күрергә бик атлыгып тормыйлар икән. Бердән, бәясе тешли, икенчедән, бу яңа технологик наркотикларны куллансаң, эшләргә һәм чын дөнья мәшәкатьләрен хәл итәргә вакытың калмаячак. Тиз килә торган ач үлем, яисә бомж перспективасы көтә сине. Ярый да, миллионер әтиең, я әниең сыйфатындагы спонсорларың булса, һәм алар синең хөрәсән ялкавы төсле бетми торган төш күреп ятуыңа каршы килмәсәләр. Ул очракта да әле хәрәкәтсез тик утыру сәбәпле тиз картаеп, тиз китәчәксең бу дөньядан.
Синең бу дөньядан качарга тырышуың Илон Маск кебек технологияләр сатып акча эшләүче олигрхларга өстәмә миллиардлар өстәячәк һәм синең белән бармак тирәсендә әйләндереп йөрткән кебек идарә итәргә мөмкинлек бирәчәк, бары тик шул гына. Кыскасы, яңа коллык дөньясына чакыра сине ай-ти технология лидерлары. Әгәр адәм балалары виртуаль уеннар сатып алуга тоткан акчаларын реаль инвестицияләргә, үз тормышларының матди ягын төзүгә тотса һәм булганына шөкер итәргә өйрәнсә, ышаныгыз, үзләрен болай да бәхетле хис итәр иде. Әмма без бу дөньяда яши белмибез. Бигрәк тә үзен алга киткән цивилизация дип санаган җәмгыятьләрдә кыргый бәхетсезлек арта: кешеләр бер-берсен һәм үз-үзләрен үтерәләр, коллыкка саталар һәм коллыкка төшәләр, бәхетсезлекләрен аракы белән юып төшермәкче булып, эчкечелеккә биреләләр.
Менә «Немец дулкыны» радиосы сайты мәгълүматы. «COVID-19 аркасында торган саен күбрәк кешеләр ялгызлыкны, эч пошуны, экзистенциаль куркуларны шәрәб белән күммәкче була… Алкоголизм һәркемнең проблемасы булырга вәгъдә итә. Изоляция һәм өйдә утырып эшләү шуңа китерде: кешеләр җәмгыять тарафыннан контроль тоймый башлады – вебкамера аша спирт исе килми бит…». Кыскасы, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер ел эчендә 3 миллионнан артык адәм баласы, аракыны артык күп куллану сәбәпле, бу дөнья белән бәхилләшкән инде. Бавыр циррозыннан, ашказаны һәм баш мие, башка әгъзаларның аракы китереп чыгарган чирләреннән интегүчеләрнең саны мәгълүм түгел. Психик чирләр хакында әйтеп тә тормыйк инде. Коронавирус үзе бу кадәр үк кешенең үлеменә һәм чирләвенә сәбәп булмады, Аллага шөкер.
Япониядә, пандемия башлангач, хатын-кызларның үз-үзләренә кул салуы 14,5 процентка арткан. Кешеләр ялгызлыктан күбрәк интегә башлаган һәм дөньядан китү теләге үскән. Япон хөкүмәте бу мәсьәләне чишү өчен ялгызлык эшләре буенча министр вазыйфасы кертте. Андый вазыйфа цивилизацияле илләрнең байтагында бар инде. Виртуаль дөньяга кереп кача башласалар, инсаннар бөтенләй шыр ялгыз калып уяначак бит инде. Яшәүнең чын тәмен беркайчан да татый алмаячаклар. Россиядә дә кискен тора бу мәсьәлә. Психологлар һәм психиатрларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны кайбер төбәкләрдә 30 процентка кадәр үскән. Психиатр ярдәменә мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге (74,9 проценты) – бездә дә гүзәл затлар икән. Ни өчен үзләрен, алгарыш илләре, дип санаучы мәмләкәтләрдә хатын-кыз бәхетсез? Бик кызыклы сорау бит бу. Югыйсә ни теләсә шуны эшләргә мөмкинлек бирелгән инде нәфис җенескә бу илләрдә. Тели – чишенә, артык нык киенеп ташлый икән – тыясың, рөхсәт итмисең. Ирегеңне бума, кол булма, яшә рәхәтләнеп дисең. Менә шундый хөрлекнең дә рәхәтен татымый хатыннар.
Кешеләр яши белми, миллиардерларның чүпрә кебек кабарган миллиардларына кызыгып, бер-берсен узышмак була. Чын тормышны күрә алмый вафат була күбесе. Олигархларның байлыгы да виртуаль байлык кына бит ул уйлап карасаң. Әле менә соңгы тәүлек эчендә генә дөньяның иң бай кешесе дип саналган Илон Маск социаль челтәрдә язган бер җөмләсе аркасында 15 миллиард доллар акча югалтты. Чын акча булса, алай чүпрә кебек кабармас һәм бер җөмлә селкетүенә чыдый алмыйча шиңеп төшмәс иде ул. Чынлыкта, Маск та, башка олигархлар да банкротлар алар, предприятиеләре зыянга эшли. Барлык табышлары – фонд базарындагы спекуляция нәтиҗәсе генә. Гомеребез булса, без аларның тулысынча бөлеп, тар-мар ителгәннәрен күрәчәкбез әле.
Бу юллар авторының өйдә утырып эшли башлавына ун ел була инде. Психиатр ярдәменә дә, психологлар киңәшенә дә мохтаҗлык юк, Аллаһка шөкер. Аракыны өйгә кертмәгәнгә егерме елдан артып китте инде. Хыял дөньясына күчмичә дә, бәхетле һәм рәхәт яшәп була. Виртуаль уеннардагы затлы утраулар һәм алтын таулары бәхетле итми безне. Тормышның ни икәнен аңламый үлеп китәсең, бары шул гына.

Рәшит Фәтхрахманов

Тэглар АКШвәзгыятькризиссәясәт
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан чаралар кайларда һәм ничек узачак?

19:02

«Милли мультFest» балалар кинофестиваленең җиңүчеләре билгеле булды

18:06

Татарстанда 18 градуска кадәр җылыта

17:26

Бер ир кибеттә хатынын атып үтергән

16:28

Эт рәнҗетүчеләрне төрмәгә озата башлыйлар

16:02

Рөстәм Миңнеханов 50 район һәм шәһәр башкарма комитеты вәкилләренә машина ачкычы тапшырды

15:57

Республика ифтары “Казань Экспо” һәм “Ак Барс Арена”да узачак

15:32

Виталий Агапов төзеткән чиркәү ачылачак

15:18

Төзекләндерү кирәк булган ишегалларын халык үзе сайлаячак

14:54

Сергей Безруков «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды

13:58

Хәрби хезмәткә чакырылучылар үз теләкләре белән коронавирустан вакцина ясата ала

13:50

Татарстан “Россия лидерлары” бәйгесенә тапшырылган гаризалар саны буенча төбәкләр унлыгына кергән

13:18
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Габдерәхим «ВТ»га биргән соңгы интервьюсында: «Мин бөтен кешедән гафу үтендем»

17.04.2021

Халык синоптигы: «Бик чишенеп бетмәгез, әле сыерчык бураннары булмады»

16.04.2021

Зираттан чардуган урлаганнар: «Дөньяда мондый эш булмас, дип әйтерлек түгел икән»

15.04.2021

Аксубай фаҗигасе: «Кызларының кычкырганын, үксеп елаганын ишеттем»

15.04.2021

Табиб Ленар Кашапов: «Гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә»

15.04.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 13 Апр 2021 - 15:27 ЗуайраУраза вакытында Кан бирергэ туры килэ,ярыймыУраза турында 9 сорауга ҖАВАП
  • 11 Апр 2021 - 07:40 АнонимБәрле елгасы. Берлин түгелТатарстанда бер тәүлек эчендә 79 йорт яны участогын судан чистартканнар
  • 10 Апр 2021 - 19:15 АнонимУРЫНЫ ЖЭННЭТТЭ БУЛСЫН ,Бик яратып укыем анын ижатын ,Роберт Миңнуллинның кызы: «Әтинең сезгә дигән соңгы бүләге итеп кабул итегез!»
  • 10 Апр 2021 - 19:02 АнонимБигрэк кыэганыч бичаракай, ЧЫННАНДА нигэ эзлэп алмаган икэн куп еллар уткэн бит,Мона ошаган чын барлыклар бик куп языла дуслар ЯСМИНЭ,БЕЗНЕН…«Мин сине табармын, Илдус!»
  • 9 Апр 2021 - 22:39 АнонимСэлэмэтлэн Дэниф!!!🤲🤲🤲🙏🙏🙏Дәниф Шәрәфетдинов: «Кешегә авырлык китерүне дә җенем сөйми, ләкин бу соңгы чик иде»

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!