Кем булуыңа карамыйлар

Тел өйрәнү ул – хезмәт. Татар телен өйрәнү буенча курсларны оештыручылар әнә шул фикердә. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында эшләп килүче махсус дәресләр тәртибе турында матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Кем катнаша ала?

Курслар 2011 елдан бирле киң катлау халык өчен оештырыла. Ягъни, катнашучылар өчен бернинди чикләүләр дә юк. Оештыручылар сүзләренчә, быел яңалыклар бар:

– Укулар Татарстан Президенты каршында эшләүче Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комитеты ярдәме белән оештырыла. Бу безгә күп кенә яңа мөмкинлекләр ачты. Февраль азагында башланачак курслар быел Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә дә узачак. Өстәвенә уку 2021 елда ике тапкыр оештырылачак. Беренчесе февраль – май айларында булса, икенче тапкыр катнашучыларны көз айларында җыярга уйлыйбыз, – ди КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

900дән артык кеше укуда катнашырга теләк белдергән инде. Киләчәктә барлык катнашучыларны, татар телен белү дәрәҗәләренә карап, өч төркемгә бүләчәкләр.

Кайда һәм кайчан очрашабыз?

Курслар КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак. Оештыручылар беренче очрашуны 25 февральгә билгеләгән. Көне үзгәрергә мөмкинлекне дә искәрттеләр. Әлеге очрашудан соң, һәр төркемнең дәресләргә кайчан һәм нинди тәртиптә йөриячәге билгеле булачак. Соңгы дәрес исә 20 майда булачак.

– Дәресләр атнага ике тапкыр өчәр сәгать дәвамында уздырылачак.  Ягъни һәр төркем өчен атнага алты дәрес каралган, – диде Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

– Курсларның гомуми вакыты – 72 сәгать. Һәр төркем өчен махсус программалар, тел карталары инде әзерләнде. Татарча белмәүчеләр аралашу методы буенча шөгыльләнәчәк. Тел белемен арттырырга теләүчеләр өчен грамматика һәм тел тарихы буенча да дәресләр каралган. Моннан тыш, татар телен өйрәнүчеләр татар театрына барып, каралган әсәр буенча сөйләшүләр үткәрәчәк. Уку ахырына катнашучылар берничә татар җырын да өйрәнегә тиеш була. Ягъни безнең курста татар мәдәнияте белән дә танышырга мөмкинлекләр бар, – дип сөйләде курслар җитәкчесе Әлфия Йосыпова.

Нәтиҗәдә…

КФУның татар теле курсларын, Татарстан Президенты Аппараты боерыгы белән, югары даирә вәкилләре, ягъни министрлар һәм башка җитәкчеләр дә узган.

– Алар дәресләргә ике ай дәвамында йөрде. Барлыгы 31 катнашучы (шуларның 16сы – министрлар) килде. Без башта җитәкчеләрне әлеге курсларга салкын карарлар, нәтиҗәсе булмас, дип борчылган идек. Нигездә, катнашучыларның барысы да диярлек дәресләргә йөрде. Нәтиҗәсен без төрле министрлыкларның йомгаклау коллегиясе утырышларында күрдек: алар чыгышларын татар телендә дә алып барды. Мондый укуны дәвам иттерергә уйлыйбыз. Министр урынбасарлары, төрле оешма җитәкчеләре өчен махсус курслар булдырырга ниятебез бар, – дип сөйләде Рамил Мирзаһитов.

Очрашуда татар телен өйрәнү өчен эшләүче онлайн мәктәпнең нәтиҗәләре белән дә уртаклаштылар. Бүген әлеге платформада төрле җирдә яшәүче 26 меңнән артык кеше теркәлгән икән.

Тиздән башланачак офлайн курсларга килгәндә, аларны башыннан ахырына кадәр үтеп бетергән һәм йомгаклау тестын да уңышлы башкарган һәркемгә сертификат биреләчәк.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү