Яшел Үзәндә ике яңа шәһәр барлыкка килергә мөмкин

Татарстанның Яшел Үзән районының ике зур бистәсе тиздән шәһәр статусын алырга мөмкин. Бүген Яшел Үзән муниципаль районы Советы һәм Яшел Үзән шәһәре Советының дүртенче чакырылыш уртак бишенче сессиясендә район башлыгы Михаил Афанасьев шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.

«Киләчәктә безнең эре бистәләр — Осиново һәм Васильево шәһәр статусын алырга мөмкин, чөнки бүгенге көндә әлеге торак пунктларда яшәүчеләр саны 40 меңгә җитә. Бу республиканың аерым муниципаль районнарына караганда да күбрәк», — дип билгеләп үтте спикер.

Афанасьев Васильево бистәсе өчен социаль-икътисади үсеш буенча махсус программа эшләнүен дә өстәде. Ул тулысынча әзер һәм тормышка ашыру башлануын көтә.

 


Яшел Үзәндә ике яңа шәһәр барлыкка килергә мөмкин” язмасына фикерләр

  1. АрРоберт!!!Сиин чын атар кешесе иден дусларынн арасынд .УРЫНЫН ЖЭННЭТТЭ БУЛУЫН ТЕЛИМ

Фикер өстәү