Рөстәм Миңнеханов губернаторлар рейтингында беренче урынга чыккан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның гыйнвар-февраль йомгаклары буенча “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге төзегән Губернаторларның илкүләм рейтингында беренче урынга чыккан. Икенче урында – Мәскәү мэры Сергей Собянин. Свердловск өлкәсе башлыгы Евгений Куйвашев – өченче. Шулай ук Алексей Дюмин (Тула өлкәсе), Рамзан Кадыйров (Чечня Республикасы), Андрей Воробьев (Мәскәү өлкәсе) һ.б. беренче унлыкка кергән. Ә инде Төньяк Осетия-Алания башлыгы Вячеслав Битаров, Владимир өлкәсе башлыгы Владимир Сипягин һәм Хакасия башлыгы Валентин Коновалов рейтингның иң ахырына калган (83-85 урыннар).

– Төбәкне идарә итүдәге сизгерлеккә һәм зирәклеккә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Татарстан янә бөтен планетадан алда атлый. Бу юлы – үсеш үзенчәлекләренә ия булган кешеләр өчен уңайлы мохит тудыру ягыннан. Республика Президенты Татарстанны даими рәвештә барча кеше өчен тигез мөмкинлекләр территориясе буларак танытып килә. Һәм сүздә генә дә түгел, – ди журналист, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Санкт-Петербург” телеканалы генераль директоры Александр Малькевич.

Ул рейтинг нәтиҗәләренә йогынты ясарга мөмкин булган кайбер вакыйгаларны искә төшереп үткән. Татарстан җитәкчесе ел башында “Абилимпикс” инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча ил чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашкан, Гайдар форумында физик мөмкинлекләре чикләнгән затларны тормышка җайлаштыру турында сөйләгән, Казанда узачак Махсус олимпиада логотибын тәкъдим итүдә катнашкан.

Рейтинг нәтиҗәләре читтән торып анкета үткәрү, эксперт оешмалары вәкилләре арасында сораштырулар үткәрү нигезендә чыгарылган. Нәтиҗәләр гади халык фикеренә якын булсын өчен рейтинг төзүгә төрле социаль катлауларга, төрле һөнәрләргә караган бик күп экспертлар җәлеп ителгән.


Фикер өстәү