Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр коронавирусны аеруча авыр кичерә. Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким туры эфирда шул хакта сөйләп үткән. “Чит илләрдәге коллегаларыбызның һәм үзебезнең тәҗрибә шуны күрсәтә: коронавирус йөрәк-кан тамырлары системасы өчен эзсез узмый. Коронавирус инфекциясе кичерүчеләрнең яртысы чамасының йөрәк-кан тамырларына азмы-күпме зыян килә. Икенче яктан, инфекция йөрәк-кан тамырлары авыруларын тагын да көчәйтеп җибәрергә мөмкин”, – дигән белгеч.
Шуңа күрә баш кардиолог коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга киңәш иткән. “Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан яки башка төрле хроник чирләрдән интегүчеләр коронавирус инфекциясен авыррак кичерергә мөмкин. Шуңа күрә мондыйларны беренче чиратта прививка ясатырга чакырам”, – дигән ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat