Безнең заман” яшьләрне туплый

Узган ялларда Казанда эшче яшьләрнең III слеты узды. “Идел” яшьләр үзәгендә үткәрелгән слет 80нән артык катнашучы җыйды.

Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелгән “Наше время-Безнең заман” IX эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә әзерлек кысаларында узды.
“Безнең заман” проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов билгеләп үткәнчә, ел саен слет кысаларында үткәрелә торган чаралар планы үзгәрә, катнашучылар өчен яңа биремнәр барлыкка килә, алар киләчәктә яшьләргә фестивальдә җиңәрлек номерлар булдырырга ярдәм итә ала. Әйтик, быел эшләүче яшьләр иҗади бирем кысаларында өч төркемгә бүленеп, 1,5 сәгать эчендә “Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә” дигән темага театраль, хореография һәм эстрада номеры әзерләргә тиеш булды.
Фестиваль – кешеләрне берләштерә торган зур проект. Аның ярдәмендә эшләүче яшьләр бер-берсен күбрәк белә, үзара дуслаша. Оештыручылар буларак, безнең өчен кешеләрнең тормышында эш һәм өй генә түгел, ә иҗатка да урын булуы мөһим. Без фестивальдә катнашучыларның зур бер гаиләгә әйләнүен теләдек һәм без моңа ирештек”, – дип белдерде Айдар Гайнетдинов.
“Безнең заман” – эшче һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Ул коммерция максатларын күзалламый һәм социаль-әһәмиятле дәүләт проекты булып тора. Фестивальдә катнашу бушлай.
Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары кубок, диплом, истәлекле бүләкләр, акчалата премия белән бүләкләнә. Фестивальнең Гран-при иясе диплом, Татарстан Республикасы Президентының Күчмә кубогы һәм акчалата премия белән бүләкләнә.


Фикер өстәү