Әгерҗедә яшәүче сугыш ветеранына 100 яшь тулган

Әгерҗенең Иж-Бубый авылында яшәүче сугыш ветераны Фәрит Җамалетдиновка 100 яшь тулган. Ул 1921 елда Буа районында туган. Сугышчан юлын Минскида башлаган. Дүрт ай дошманга каршы көрәшкәч, Фәрит Полтава янындагы сугышларда яраланган, әсирлеккә эләккән. Германиянең Бремен шәһәрендә тоткынлыктан инглиз хәрбиләре коткарган. Бер гасырлык юбилеен күрергә насыйп булган аксакал бүген кызы Фәния, оныклары, онык балалары тәрбиясендә кадер-хөрмәтттә яши.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү