Казанда «Халык контроле» акциясе башланган. Хәзер кондуктордан кәгазь билет алмаган һәр пассажир бу хакта хәбәр итә һәм бүләк алырга мөмкин. Мондый мәгълүматлы баннерлар автобуслар салоннарында барлыкка килде.
«Әгәр кондуктор сезгә билетсыз йөрү өчен акча күчерергә яки 35 сумнан да кимрәк күләмдә акча түләргә тәкъдим итә икән, шунда ук 275-30-50 телефоны аша хәбәр итегез яки Whatsappка (+7-951-069-49-34) языгыз», — диелә белдерүдә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat