Көчле кар-буран булу сәбәпле, Дәүләт автомобиль инспекциясе юлларда сак булырга киңәш итә

Синоптиклар фаразына караганда, 26 февральдә Татарстанда кар-буран, секундына 17 метрга кадәрге тизлектә көчле җил, юлларда бозлавык көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автомобиль инспекциясе тагын бер кат кисәтә: һава торышы көйсезләнгәндә, машина йөртүчеләр аеруча сак булырга: каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыкмаска, машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга иминлек каешларын эләктерергә кирәк. Алгы утыргычка – 12 яшькә кадәрге, арткы утыргычка – 7 яшькә кадәрге балаларны фәкать эләктергечле махсус кәнәфиләргә генә утыртып йөртергә. Шулай ук 12 яшькә кадәрге балаларны да арткы утыргычта махсус утыргычка гына утыртып йөрү киңәш ителә.
Дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барчасын бик игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8(843)533-38-88 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фикер өстәү