Түбән Новгород губернаторы Казанны узып китәргә теләвен белдерде

Түбән Новгород губернаторы Глеб Никитин шәһәрнең 800 еллыгы алдыннан алар алдында торган максатлар турында сөйләде. Казанны узып китү-Тина Канделакиның «Махсус кунак»программасында биргән интервьюсы кысаларында Никитин әнәшулай дигән.

— Юбилейны бәйрәм итү генә түгел, ә шәһәрне үстерү һәм төзекләндерү буенча да бурычлар бар. Дөнья Чемпионаты-2018дән соң күпләр шәһәрнең Казаннан, Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән калышуын билгеләп үтте. 2021 ел ахырында безгә килгән кунаклар: «Кирәк бит, болар инде аларны узып киткән», — дип әйтүләрен телим дигән Никитин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү