Безнең авыл кемгә кирәк?

Безнең авыл кемгә кирәк? Чирмешәннең Әмир авылында бу сорауның җавабын беләләр: үзебезгә кирәк. Себердә яшәүче якташлары Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар әнә шул сүзләрне эш белән дә дәлилли, башкаларны да селкетә. Кышның салкын көнендә күңелне җылытырлык вакыйга булды Әмирдә. 30 еллык мәчетне яңартканнар, хәзер ул тагын да зурайган.

Сургутта гомер кичерүче бертуган Әгъләмовларны Чирмешәннән читтә дә яхшы беләләр. Туган авыллары яшәсен, нәселләр киселмәсен, нигезләр корымасын өчен тырыша бу ике егет. Әмирдә туган һәр сабыйның әти-әнисенә 100 мең сум акча тапшыралар. Сөенеч белән уртаклашу гына түгел, башкалар да тик ятмасын өчен. Авылдагы бер генә чара да Әгъләмовлардан башка узмый. «Үзебез Себердә булсак та, күңелебез – Әмирдә. Барысының да хәлен белешеп торабыз. Кирәк икән тиз генә кайтып җитәбез», – ди Миндар Әгъләмов.

Моннан берничә ел элек ике туган Чирмешәндә мәчет салдырган, гыйбадәтханәгә әниләре Мөшбикә исемен биргәннәр. Шуннан соң туган авылларындагы мәчетне яңартуга алынганнар. 30 ел элек төзелгән иман йорты нык үзгәргән. Янкорма өстәлгән, биредә хәзер мәҗлесләр оештырып була, иң мөһиме уку залы бар. Мәчет Әгъләмовларның әтисе Әгъзам исемен йөртәчәк. Туганнар мәчет буш тормас, авылның киләчәге иманлы булыр дип өметләнә.

— Динне күтәрәбез икән, милләтне саклап кала алачакбыз. Телне бары ислам дине генә яшәтәчәк. Шуның өчен уку класслары булдырдык. Балаларга дөрес дини тәрбия бирүгә тотыныйк, үзебез дә матур мәчетләрдә белем алып, рухи байлыгыбызны арттырыйк, – ди Миндар Әгъләмов.

Сүз уңаеннан, Әмирдә элек ике мәхәллә булган, беренче мәчет 1801 елда ачылган.

Тантанада Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән район башлыгы Фердинанд Дәүләтшин да катнашты. Башкарган эшләре өчен бертуган Әгъләмовларга рәхмәт әйттеләр. Эшмәкәрләр исә тагын бер сөенечле хәбәр җиткерде: алар авылдагы өлкәннәргә бүләк әзерләгән. Моннан ары Әмирдә сугыш чоры балаларына (андыйлар 40 кешегә җыела) ай саен ике мең сумлык азык-төлек тапшырачаклар. Биш елга үзләренә әнә шундый бурыч алды ике туган. Башкаларны да изге эштән читтә калмаска өндиләр.

— Без дә сезнең эшне дәвам иттерербез инде. Балаларыбыз шулай ди. Яшьләр күреп үссә, үрнәк алмый калмаслар. Биргән саен, малың арта гына. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Узган ел пандемия аркасында авырлыклар булды, әмма эшебез туктап калмады, – ди Миндар Әгъләмов.

Узган ел «Ватаным Татарстан» газетасы уздырган «Бу минем туган авылым» бәйгесе дә әнә шундый максаттан оештырылды. Авылы өчен янып йөргән кешеләрне мактау түгел, ә башкалар үрнәк алсын дип укучыларыбыздан үзләрендәге хәлләр турында язмалар җыйдык. Авыл яшәсә, милләт тә исән кала, тел дә бетми дигән фикерне тагын бер кат җиткерәсе килде. Ә моның өчен кануннар, программалар гына җитми. Акчаның да бәрәкәте булмаска мөмкин. Авылны ярату, кайдан чыкканыңны онытмау кирәк. Без әйтмибез, тарих сөйли: милләт катлаулы сынулар аша узганда татарны саклап калу өчен ак байлар зур эш башкарган. Шөкер, бүген дә бар андыйлар. Газетабыз уздырган бәйгенең «Игелекле авылдашым» номинациясендә җиңүчеләр исемлегендә Чирмешәннән Кадыйр Гомәровның булуы исә бер дә гаҗәп түгел. Бертуган Әгъләмовларның  үз авылларындагы игелеге турында язган хәбәрчебезне нәкъ менә алар оештырган тантанада бүләкләдек.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү