Рөстәм Миңнеханов: «Кибетләргә ихтыяҗ юк икән, аларны башка җирлекләргә күчерергә кирәк – алар эшсез торыр өчен салынмады бит»

Пандемияле ел кайда, нинди җитешсезлекләр барлыгын ачык күрсәтте. Сәүдә һәм җитештерү өлкәләре дә читтә калмады: кайбер районнарда халыкны азык-төлек белән тәэмин итү, кешеләргә хезмәт күрсәтү тиешле дәрәҗәдә түгел икән. Бу хакта Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми җыелышында сөйләштеләр.

Республиканың һәр районында авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал җитештерү, эшкәртү, сәүдә итү, җәмәгать туклануы юнәлешләрен тәэмин итүче Кулланучылар җәмгыятьләре эшли. Әмма 20 районга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сораулары бар. Аларда кооперативлар тарафыннан һәр юнәлешкә игътибар бирелми. Ә мөмкинлекләр җитәрлек: соңгы өч елда гына да 97 кибет төзелгән, агымдагы елда тагын 16 объект файдалануга тапшырылачак.

– Югары Ослан, Биектау һәм Балтач районнарында кибетләр даими режимда эшләми. Ул кибетләрне без районнарның үтенечен исәпкә алып төзедек, моның өчен бюджеттан акча бүленеп бирелде. Ихтыяҗ юк икән, аларны башка җирлекләргә күчерергә кирәк – алар эшсез торыр өчен салынмады бит, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Күчмә сәүдә, ягъни автолавкалар эшчәнлеген дә контрольгә алырга, аларның һәркайсын мөмкин кадәр нәтиҗәле куллануны җайга салырга кирәк. Кулланучылар кооперациясе сәүдә белән генә шөгыльләнә торган районнар да бар. Бу бөтенләй дөрес түгел. Әйе, бу мөһим әйбер, ләкин башка юнәлешләрне дә үстерергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләсенә тукталды. Аның сүзләренчә, Кулланучылар кооперациясе бу эштә активрак катнашырга тиеш. «Яхшы мисал – Сабада. Анда Кулланучылар җәмгыяте район мәктәпләрен кайнар аш белән тәэмин итә», – дип өстәде Президент.

Утырышта Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе берлеге һәм Татарстан Республикасы кооперация оешмалары берлеге арасында 2021–2025 елларга хезмәттәшлек турында килешү дә имзаланды.

– Мондый катлаулы чорда кооперация үсештә булырга тиеш. Әгәр бу үсеш булмаса, ул авыл инфраструктурасын саклап калу, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, күп кенә бистәләр һәм авылларда яшәүчеләр өчен яңа эш урыннары булдыру мөмкин булмаячак, – дип белдерде Россия үзәк Кулланучылар берлеге рәисе Дмитрий Зубов.

Рөстәм Миңнеханов та, Зубовның сүзләрен җөпләп, кооперацияләрнең республика халкы тормышында мөһим роль уйнавын искәртте:

– Бу – бизнесны үстерү генә түгел, ә күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итү инструменты да. Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү, җәмәгать туклануына аерым игътибар бирү, эш урыннарын арттыру – аеруча мөһим бурычлар исемлегендә, – диде Президент.

Утырыш узган Казан Кооператив институтында тагын бер вакыйга булды. Биредә Президент катнашында «Халыкара кунакчыллык мәктәбе» һәм «Югары ритейл мәктәбе» ачтылар. Уку йортында хезмәт күрсәтү һәм  кунакчыллык юнәлеше өчен кадрлар әзерләнәчәк. «Татарстанны төрле төбәкләрдән, чит илләрдән килгән туристлар бик ярата. Безнең максат – килгән кунакларны тиешле дәрәҗәдә каршы алырлык белгечләр әзерләү. Моның өчен «Халыкара кунакчыллык мәктәбе»ндә барлык мөмкинлекләр дә бар: без биш йолдызлы кунакханә моделе булдырдык», – ди Казан Кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева.

 

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү