• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    «Кайчагында әнигә бернәрсә дә аласым килми. Үзенең акчасы җитәрлек…»

    «Кайчагында әнигә бернәрсә дә аласым килми. Үзенең акчасы җитәрлек…»

    Тукай яшәгән авыллар бүген нинди хәлдә: «Исемдә калганнар» әсәренә штрихлар

    Тукай яшәгән авыллар бүген нинди хәлдә: «Исемдә калганнар» әсәренә штрихлар

    Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь

    Йолдызнамә | 19–25 апрель

    Габдерәхимнең элеккеге хезмәттәше: «Радиога эшкә керүемә Габдрәхим сәбәпче»

    Габдерәхимнең элеккеге хезмәттәше: «Радиога эшкә керүемә Габдрәхим сәбәпче»

    Рузилә Сафина Габдерәхим турында: «Бер үкенече калды – сәхнәгә чыга алмады»

    Рузилә Сафина Габдерәхим турында: «Бер үкенече калды – сәхнәгә чыга алмады»

    Танылган журналист Габдерәхим вафат

    Габдерәхим «ВТ»га биргән соңгы интервьюсында: «Мин бөтен кешедән гафу үтендем»

    Рәйсә әби: «85 ел гомерем тегеп үтте»

    Рәйсә әби: «85 ел гомерем тегеп үтте»

    Риман Гыйлемханов: «Үзенең исеме юктыр, шуңа күрә көнләшеп язадыр», – диючеләр дә табылыр

    Риман Гыйлемханов: Мине милли шовинизмда гаепләүчеләр дә булыр

    Пранк ясыйм дип, күз чыгару: «хайп» белән җаваплылык чиге кайда?

    Пранк ясыйм дип, күз чыгару: «хайп» белән җаваплылык чиге кайда?

    Данил Сәфәров: «Хезмәт хакың бары тик ашарга һәм көн күрергә генә китеп бара икән, эшеңне алыштырырга кирәк»

    Данил Сәфәров: «Хезмәт хакың бары тик ашарга һәм көн күрергә генә китеп бара икән, эшеңне алыштырырга кирәк»

    Яшьлек кенә аз. Казан хоккейчылары финал урынына ялга чыкты

    Яшьлек кенә аз. Казан хоккейчылары финал урынына ялга чыкты

    «Улымның тереләсенә ышанам»

    «Улымның тереләсенә ышанам»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Гемофилия анадан балага күчә, ирләр арасында ешрак очрый

    Гемофилия анадан балага күчә, ирләр арасында ешрак очрый

    Гази Заһитов турында: Рейхстагка менгәндә аркан, хәтта кадакка кадәр үзе белән алган була ул!

    Гази Заһитов турында: Рейхстагка менгәндә аркан, хәтта кадакка кадәр үзе белән алган була ул!

    Апрельнең икенче яртысында бакчадагы иң мөһим 7 ЭШ

    Апрельнең икенче яртысында бакчадагы иң мөһим 7 ЭШ

    Бик тәмле итеп каймаклы соуста тел әзерләү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле итеп каймаклы соуста тел әзерләү ЫСУЛЫ

    Помидор депрессиядән коткара, яшьлек һәм матурлыкны сакларга да ярдәм итә

    Помидор депрессиядән коткара, яшьлек һәм матурлыкны сакларга да ярдәм итә

    82 яшьлек Илсур Гайфуллин: «Гөлләрне кар суы сибеп үстерәм»

    82 яшьлек Илсур Гайфуллин: «Гөлләрне кар суы сибеп үстерәм»

    Табиб Ленар Кашапов: «Гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә»

    Табиб Ленар Кашапов: «Гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә»

    Орлык суганын ничек сайларга?

    Орлык суганын ничек сайларга?

    Ни өчен китапларның, фильмнарның эчтәлеген онытабыз?  (Хәтерне ныгыту буенча киңәшләр)

    Ни өчен китапларның, фильмнарның эчтәлеген онытабыз?  (Хәтерне ныгыту буенча киңәшләр)

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

Назыймның юлда күргәннәре: татар «дальнобое»н ниләр шаккатыра?

- ieditor
26.02.2021
- Җәмгыять
0
Назыймның юлда күргәннәре: татар «дальнобое»н ниләр шаккатыра?
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Иң рәхәт юл – өйгә кайту. Ерак юлларга йөрүче Саба районы егете Назыйм Галимов әнә шулай ди.  Сәфәре вакытында  юлдагы  кызык хәлләрне, гаҗәеп табигать күренешләрен төшерергә ярата ул. Аның Инстаграм сәхифәсендә 10 меңгә якын язылучыcы бар. «Блогер.Татар» республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесендә  эшче һөнәрләр арасында җиңү яулаган «татар дальнобое» белән юллар һәм тормыш турында сөйләштек.

Көнгә 4 сәгать йокы җитә

Назыйм юлга дога укымыйча кузгалмый. Бисмилла әйтергә онытса, эшләре шундук кире китә башлый, ди. Юлга чыкканда, күңеленнән барасы юлының маршрутын төзи. Машина төзеклеген тикшерә, һава торышы белән кызыксына. Менә шуннан соң рульгә утырсаң да ярый.

Ерак юлларга тиктомалдан гына чыгып китмәгән. Авылда  эш булмагач, башта  Мәскәүдә төзелештә эшләгән. Фирма банкротлыкка чыккач, ерак юлга йөри башлый. Баштарак азык-төлек, медицина җиһазлары, торбалар ташыган. Пандемия вакытында  бәдрәф кәгазе, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба чималына ихтыяҗ зур булган. Хәзер республиканың, илнең төрле почмакларына агач  материаллары илтә. Тоташтан 40 көн буе өенә кайтмаган чаклары да булган аның. Рязань, Владивосток шәһәрләрен урап кайткан. Сабадан ерагая барган саен, гаиләмне, туганнарымны, туган ягымны сагына башлыйм, ди. Өйдә  шәфкать туташы булып эшләүче яраткан хатыны Гөлфинәсе, ике улы көтә. Менә шул чакларда  «Жидегән чишмә»не һәм башка көйләрне сузып җибәрә. Аның өчен иң рәхәт юл – өйгә кайту.  Гаиләсе янәшәсендә  бер көн ял итсә дә, бөтен арыганнары юкка чыга. Ә болай аңа  көнгә 4 сәгать йокы җитә.

Кышын көтү көтәләр

Юлларның иге-чиге юк. Назыймның уйланырга да, тирә-юньне күзәтергә дә  вакыты күп.  Рульдә барганда, тәрәзәгә карый да юлда күргәннәре белән таныштыра.

– Башкортстандагы Галиахмәр дигән авыл аша үтәм. Монда  көтү кыш көне дә чыга икән. Капка төбендә утырган кешеләр дә гаҗәп тоела. Күрәсең, көтү каршыларга чыкканнардыр. Авылда бер генә  таш йорт та күрмәдем, агач өйләрнең  тәрәзә кашагаларын матур итеп бизәгәннәр, – дип сөйли Назыйм, бер сулыштан.

Ул да түгел, юл  кырыендагы камераны саклап торган  абзый янына тукталып, сөйләшергә  өлгерә. Пермь краеннан үткәндә  бүре эзләрен күреп, урманга таба  бара. «Назыйм, алар артыннан берүк йөри күрмә», – дип киңәш бирүчеләр дә бар. Юлда пошие да,  эте дә очрый. Кайчак ризыгын сукбай этләр  белән дә бүлешергә туры килә.

Видеоларының  берсеннән  күренгәнчә, юл читенә төшеп киткән йөк машинасы шоферына  булыша.

–       Юлда ватылып калган машиналарны күреп, йөрәгем әрни. Батып калганнарын тарттырып чыгарам.  Пермь краенда булган  иде бу хәл. Рация аша ничә машина  йөртүче белән сөйләштек, туктаучы булмады. Күбесе кул селтәп китеп барды. Әмма дөньяда мәрхәмәтле кешеләр дә бетмәгән. 2,5 сәгать азапланганнан  соң бер яшь егет туктады. Юл читенә төшкән шоферга булыша алуга бик сөендек. Тормышта иң мөһиме теләк кирәк, – ди егет.

Юллар да, кешеләр дә аерыла.  Назыйм әйтүенчә, Мәскәүдә бөке зур булса да, кеше үзен  тыныч тота, кычкырышмый, ашыкмый. Казанда шоферлар тупасрак йөри. Читадан чыгып киткәч, йөк машиналары шоферлары бер-беренә сәлам бирә. Аермалар да, үзенчәлекләр дә шактый.

Ташны нигә өяләр?

Җәй көне Мурманскида, Карелиядә булып, шактый мәгълүматлар туплаган.  Шәһәр араларының бик ерак булуы, таулар, ташлар, урманнар үзенә җәлеп иткән. Матур җирләргә гашыйк була да интернет аша шул урыннарның табигатен өйрәнергә тотына. Мурманск өлкәсендәге Кольский ярымутравында  Менделеев таблицасында  булган бөтен элемент бар икән.

– Карелиядәге гореф-гадәтләр бик кызык тоелды. Алар юл кырына таш өяләр. Мондый  күренешләрне видеога төшереп, язылучыларыма, ни өчен шулай, дип  сорау бирәм. Җирле халыкта, ташлар  бәла-казалардан саклый. дигән ышану яши. Монда  кешеләр  җигелгән боланнар һәм этләргә утырып йөриләр, – ди Назыйм.

Егетнең хыялы – илнең барлык шәһәрләрен күрү. Әкренләп теләге тормышка аша бара. Бер елда 5–6 диңгез күргәнен дә блокнотына язып куйган. Юл уңаенда Кара диңгездә коенырга җай чыккан. Байкал күлендә берничә тапкыр булып, рәхәтләнеп битен юган.  Һәр нәрсәгә сабый бала кебек сөенә белә Назыйм. Мурманскида ак төннәргә эләгү дә – аның өчен көтелмәгән хәл. Кояш бер дә баемагач, мөселман кешеләре ничек ураза тота икән, дип аптыраган. Бер яктан эш авыр булса да,  икенчедән, таныш булмаган җирләр белән танышып, үзе өчен яңа дөнья ача.

Тарихи урыннар да аны магнит кебек үзенә тарта. Бөек Ватан сугышы булган җирләрдә – Мәскәү, Воронеж якларында туктап, һәйкәл, танклар, пушка, катюшалар белән таныша. Покровский мемориалын күрәсе килсә дә,  анда ук  барып җитә алмаган.

Хатлар, посылкалар…

– Юлаучыларны да  юл читендә калдырмыйсың. Начар кешеләр очрамагае дип курыкмыйсыңмы? – дип сорыйм аннан.

–       Әгәр кеше беренче карашка шик уятмый икән, кул күтәреп торучыларны туктап утыртам. Моның минем өчен бер авырлыгы да юк. Күңел кушканнарны алам. Юлда барганда аларның гореф-гадәтләре, милли ризыклары, яшәү рәвешләре белән кызыксынам, – ди ул.

Инстаграм сәхифәсе аша  танышучылар өчен ул  күптән «үзебезнең Назыйм»га әйләнгән. Казаннан Новосибирскига, Мәскәүдән Казанга яки башка җирләрдән кешеләрнең документларын, посылкаларын алып кайтып, ияләренә тапшыра.

Син безгә татар авылын күрсәт!

– «Мин – блогер!» – дип  кычкырып йөрмим. Кайчаннан блогер булып исәпләнә башлаганымны да белмим. Һәр видеога берәр мәгънә салырга тырышам, – ди ул блогерлык эшчәнлеге турында. –Яхшы әйберләрне, матурлыкны күрсәткәнгәме, берәүнең дә начар әйбер язганы юк икән. Киресенчә, рәхмәт әйтүчеләр, хәерле юл теләүчеләр  күп. Шәһәр кешеләре, без дүрт дивар арасында утырабыз яки шәһәр транспортында йөреп, матурлыкны күрмибез, син табигать күренешләре, тирә-юньдәге позитив хәлләрне күрсәтеп, күңелгә ял бирәсең, диләр. Кеше болай да көн буе эштә, аннан арып кайта, шулай булгач, яхшы хисләр генә тудыру гына яклымын. Татар блогеры бәйгесендә  җиңгәннән соң, туган телемә аеруча игътибарым артты: рус сүзләрен кыстырмыйча, телнең сафлыгын беренче урынга куям.

Кая барса да  гади, эчкерсез авыл малае булып кала ул. Һәр чит җирдә татарларны табарга тырыша. Инстаграмда язылучылар аңа күбрәк татар авылларын видеога төшерергә куша. Татарстанда йортларга газы, суы кертелсә дә, Ульян, Башкортстан яки  шәһәрләрдән читтәге авылларда  мондый шартлар җитешеп бетми.  Назыйм Бурятиягә баргач, 20–30 ел  элек кичергән хатирәләрен яңарткан.

– Авылга кергән идем, бөтен кеше мичкә яккан. Бар дөньядан әни  пешергән  тәмле кабартма, коймак исе аңкый. Төтен катыш коймак исләре кабинага кадәр керде. Балачагыма кайткан кебек булдым, – дип сөйли ул.

Егет фикеренчә, юллар кешененең холкын үзгәртә ала.

– Мин башкачарак  хәзер. Көн саен шалтыратып, әнинең хәлен белешәм. Гаиләм  дә хәлемне белгәч, тынычланып тора. Буран булса да, буран түгел дим кайчак. Борчыйсы килми бер дә. Тормышның, вакытның кадерен белергә өйрәндем, табигатькә карата күзләрем ачылды. Дөнья матур, дөнья киң… Һәр минутның кадерен белеп яшик! – ди блогер.

Сәрия Мифтахова

Тэглар Дальнобойтрансопртшоферюл
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Константин Хабенский «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды

15:17

Яшел Үзәндә бер ир-ат подвалга егылып төшкән

11:12

Белгеч сезонлы аллергиядән саклану ысулларын аңлатты

10:03

Тукай бәйрәмендә үткәреләчәк чараларының программасы билгеле

09:10

Казан янында агач йорт янган

16:31

Рөстәм Миңнеханов янгыннар һәм язгы ташуга бәйле ситуацияне контрольдә тотарга кушты

14:43

Танылган журналист Габдерәхим вафат

13:15

Танылган җырчыга карата наркотиклар пропагандалауга бәйле эш кузгаттылар

13:07

Путин 2020 елда 10 млн сумга якын акча эшләгән

13:02

Күп балалы гаиләләр өчен җәйге поездларга ташлама бирәчәкләр

12:57

Татарстанда 197 мең кеше коронавирустан вакцинация узган

12:49

Татарстан егете колорадо коңгызын җыю җайланмасы ясаган

10:44
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Халык синоптигы: «Бик чишенеп бетмәгез, әле сыерчык бураннары булмады»

16.04.2021

Зираттан чардуган урлаганнар: «Дөньяда мондый эш булмас, дип әйтерлек түгел икән»

15.04.2021

Аксубай фаҗигасе: «Кызларының кычкырганын, үксеп елаганын ишеттем»

15.04.2021

Табиб Ленар Кашапов: «Гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә»

15.04.2021

Салават Фәтхетдинов: «Инстаграм аша дөнья бутап, шуннан тәм табып яшәүчеләр бар. Андыйларны кызганам мин» 

15.04.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 13 Апр 2021 - 15:27 ЗуайраУраза вакытында Кан бирергэ туры килэ,ярыймыУраза турында 9 сорауга ҖАВАП
  • 11 Апр 2021 - 07:40 АнонимБәрле елгасы. Берлин түгелТатарстанда бер тәүлек эчендә 79 йорт яны участогын судан чистартканнар
  • 10 Апр 2021 - 19:15 АнонимУРЫНЫ ЖЭННЭТТЭ БУЛСЫН ,Бик яратып укыем анын ижатын ,Роберт Миңнуллинның кызы: «Әтинең сезгә дигән соңгы бүләге итеп кабул итегез!»
  • 10 Апр 2021 - 19:02 АнонимБигрэк кыэганыч бичаракай, ЧЫННАНДА нигэ эзлэп алмаган икэн куп еллар уткэн бит,Мона ошаган чын барлыклар бик куп языла дуслар ЯСМИНЭ,БЕЗНЕН…«Мин сине табармын, Илдус!»
  • 9 Апр 2021 - 22:39 АнонимСэлэмэтлэн Дэниф!!!🤲🤲🤲🙏🙏🙏Дәниф Шәрәфетдинов: «Кешегә авырлык китерүне дә җенем сөйми, ләкин бу соңгы чик иде»

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!