Күп балалы тол хатынга ипотекасын түләү өчен бер атна эчендә 3 миллион сум акча җыйганнар

Казанда яшәүче өч бала анасы Регина Балашова ире коточкыч юл фаҗигасендә һәлак булганнан соң торак ипотекасы һәм зур бурычлар белән ялгызы утырып калган. 3 миллион сумлык ипотекасының бер атна эчендә түләнеп бетәчәге бичараның төшенә дә кермәгән, әлбәттә.

Әле берничә көн элек кенә алга таба ничек яшәячәген, балаларының тамагын туйдыру һәм иренең миллионнарча сумлык бурычын каплау өчен кайдан акча табачагын күз алдына да китерә алмаган ул. Ачы язмышына битараф калмаган халыкның бер атна эчендә ипотекасын тулысынча капларлык акча җыеп бирүенә әле һаман ышанып җитә алмый тол хатын.
— Бурычлар белән япа-ялгыз калган бер мәлдә кешеләрнең үземә булышырга әзер торуларын аңлау яшәү көче бирде. Шулай булыр дип күз алдына да китермәгән идем. Миңа ярдәм кулы сузучыларның һәммәсе алдында баш иям! – ди күп балалы ана, күз яшьләренә буылып.
Тол хатынга бер атна эчендә 3 миллион 660 мең сум акча җыеп тапшырылган.
Исегезгә төшерәбез: ире, Регинаны сабые белән бала тудыру йортыннан алып кайтырга дип барганда, Казан янында юл һәлакәтенә очраган – машинасы, тәгәрмәче шартлап, “чыгымчылый” башлаган “КамАЗ”га килеп бәрелгән. Бәхетсезлеккә юлыккан ир бер ай хастаханәдә ятканнан соң вафат булган.


Фикер өстәү