Психолог Зөһрә Кәримова: «Вакытны тоярга өйрәнеп була»

Ашыккан ашка пешкән, ди халык. Еш кына ашыгу-ашкынулар ялгышуга да илтә. 26 февраль – Халыкара салмаклык көне буларак билгеле. «Ни хәл» сәхифәсенең чираттагы сораштыруы шул хакта.

Зөһрә Кәримова, психолог:

– Кешенең бар нәрсәгә өлгерәсе, бар нәрсәне контрольдә тотасы килә. Ашыккан ашка пешкән дигән сүз, чыннан да, дөреслеккә туры килә.  Вакытны кадерли, тоя белмибез. Студент чакта мин дә ашыга, каушый идем. Өлгермәсәм, ачуым чыга иде. Ләкин бер иптәшемнең сүзе мәңгелеккә җитә калды. Син ул җиргә өлгермәскә тиеш, ә бәлки син утырасы транспорт һәлакәткә очраган булыр иде, дип мисал китерде. Вакытны тоярга өйрәнеп була. Моның бер күнегүе бар. Көн дәвамында 30 минут саен будильник куясың, шул будильник шалтырагач, тирә-юньне, нишләгәнеңне, үз хисләреңне, халәтеңне анализлыйсың. Көн азагында исә нәтиҗә ясыйсың. Шуннан соң тормышның да, вакытның да нәрсәгә сарыф ителүен аңлый башлыйсың.


Фикер өстәү