16 яшькә җитмәгән балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруга чик куела

16 яшькә җитмәгән балаларны, юлга түләмәгән очракта да, җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруга 7 марттан чик куела.
Законга төзәтмәләр кондукторлар яки йөртүчеләрнең билетсыз укучыларны транспорттан куып чыгаруына бәйле шау-шулы берничә очрактан соң кабул ителгән. Моннан тыш хәзер шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара транспортка түләүне контрольдә тоту һәм раслау тәртибен төбәкләр мөстәкыйль билгели алачак. Моңа кадәр бу тәртип федераль дәрәҗәдә билгеләнгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү