Егет сөйгән кызын өч сәгать буе җәзалап үтергән

Кемеровода үтерелгән 23 яшьлек студент кыз һәм аны үтерүдә гаепләнүче элеккеге егете өч ай дәвамында талашып торганнар, дип сөйләгән РИА Новости агентлыгына исемен атарга теләмәгән вакыйга шаһиты.

Узган елның гыйнварында Кемерованың бер фатирында фаҗига була — ир-егет йөргән кызын үтерә. Әлеге фаҗига янәдән резонанс тудырты — Тикшерү комитеты ике полицейскийны ваемсызлыкта гаепли. Социаль челтәрләрдә йортта яшәүчеләрнең 112 хезмәтенә шалтыратуларыннан аудио язма таралды. Анда күршеләренең, ким дигәндә, җиде тапкыр полиция чакырып шалтыратулары,  тик берәүнең дә ярдәмгә килмәве ачыклана. Ахырда күршеләре ишекне ватып ачып керә, тик инде соң була. Кызның  үле гәүдәсенә тап булалар.

Шаһитның сүзләренә караганда, үтерелгән көнне фатирдан кычкырган тавышлар килгән була.

Тикшерү версиясе буенча, полицейскийлар күп катлы йортның бер фатирындагы низаг турындагы хәбәрне теркәгән, әмма тикшерү өчен беркем дә җибәрелмәгән. Гаепләнүчеләр тикшерү белән хезмәттәшлек итмәгән, гаепләрен танымаган. Җинаять эше тикшерүне дәвам итү өчен судка тапшырылды.


Фикер өстәү