Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы вазифасыннан китә

Андрей Лобов Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы вазифасыннан китә.

Мэриядән хәбәр итүләренчә, ул Татарстан башкаласының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә Казан агломерациясен үстерү белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

«Лобов Андрей Николаевич Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсен җитәкләү өчен Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы вазифасыннан китә», — диелә мэриянең рәсми telegram-каналында.

Лобовка елга порты территориясен һәм Казан агломерациясен үстерү, шулай ук шәһәр инфраструктурасы белән бәйле башка проектларны гамәлгә ашыру кебек яңа бурычлар йөкләнә.

«Шул хактагы мәгълүмат безнең telegram-каналда дөнья күрде. Тиздән kzn.ru сайтында тагын да төгәлрәк мәгълүмат белән танышып булачак», — дип искәрттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә.

 


Фикер өстәү