Иммунитетны ныгыта торган сарымсак төнәтмәсе ясау ЫСУЛЫ

Язга күчеш чорында еш кына иммунитетыбыз көчсезләнә. Шуңа аны бүгеннән үк ныгыту хәерле.

Түбәндәге ысул иммунитетны ныгытып кына калмыйча, холестерин күләмен дә киметергә ярдәм итә. Аны әзерләү өчен 10 тырнак чистартылган сарымсакны банкага тутырып, өстенә бер чынаяк алма серкәсе һәм шуның кадәр үк сыек бал агызырга кирәк. Өстен капкач белән ябып, суыткычка куябыз. Шушы катнашманы көн саен ач карынга ике аш кашыгы күләмендә эчәргә кирәк. Суга болгатып эчсәң дә зыяны юк.


Фикер өстәү