Фәрит Мөхәммәтшин: «Күп эшләнелгән, әмма файдаланылмый торган мөмкинлекләр дә бар әле»

«30ын билгеләп үтәргә җыенучы әлеге яшь район көндәшлек шартларында әйбәт кенә үсеп килә». Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ютазыда 2020 ел йомгаклары буенча уздырылган район Советы утырышында шулай дип белдерде.

Сессия башланыр алдыннан парламент башлыгы Ютазы урта мәктәбе белән танышты. Биредә биология сыйныфы өчен агач-куакларны үстерү буенча лаборатория ачу булды. Моннан ары «Мәктәп урманчылыгы» отрядына керүче укучылар җиләк-җимеш куаклары һәм чәчәкләрен клонлаштырып үрчетү белән шөгыльләнәчәк. Лаборатория «Татнефть» компаниясе ярдәмендә булдырылган. Дәүләт Советы Рәисе нефтьчеләр тырышлыгы белән зур фәннең авыл мәктәпләренә дә үтеп керүен канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте. Шуннан соң Фәрит Мөхәммәтшин «Урыссу» сәнәгать паркы (18 резиденты бар) эшчәнлеге белән танышты.
Утырышта Дәүләт Советы Рәисе узган ел йомгаклары буенча муниципалитетларның социаль-икътисади үсеш рейтингында Ютазы районының, 7 урынга югары күтәрелеп, 30 нчы урынга (45 муниципалитет арасында) чыгуын искә төшерде. «Әлбәттә, пандемиягә бәйле кыенлыклар Ютазыны да читләтеп узмады. Инвесторлар эзләү, сәүдә-сәнәгать мәйданчыкларын үстерү, бизнес өчен яңа үсеш нокталарын булдыру – Президент барлык районнарны әнә шуларга өнди. Районның яңа производстволарын карап, үз эшләрен ачкан яшьләрнең булдыклылыгына инандым. Бу Ютазы районының үсеш рейтингында тоткан урынын тагын да арттырасына ышаныч тудыра. Күп эшләнелгән, әмма файдаланылмый торган мөмкинлекләр дә бар әле», – диде ул.
Парламент башлыгы районның торак төзү буенча 30 нчы урында гына баруына игътибар итте: узган елда нибары 15 мең квадрат метр мәйданда торак файдалануга тапшырылган. Фәрит Мөхәммәтшин район җитәкчелегенә барлык торак программаларында катнашырга чакырды. Биредә сүз, аерым алганда, шәхси торак төзү, социаль, авыл ипотекасы турында бара. Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, әлеге бурычны хәл итү районга кирәкле белгечләр җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, районда халыкның кимүе, демографик вазгыятьнең начараюы борчу тудыра. Узган елда моңа шулай ук коронавирус пандемиясе зур йогынты ясаган. Аның фикеренчә, халыкка вакцинация уздыру әлеге чиргә каршы көрәштә җитди роль уйнарга тиеш.
Алдагы көнне парламент башлыгы Лениногорскига сәфәр калды. Район советы утырышында ул районның 9 баскыч аска төшеп, 21 нче урында калуына игътибар итте. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, район җитәкчелегенә мөмкинлекләрнең барысын да эшкә җигәргә, инвесторлар җәлеп итәргә кирәк. Моның өчен барлык шартлар да бар. Шул исәптән 6 сәнәгать мәйданчыгы булдырылган.
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, районның төзелеш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә гаять зур мөмкинлекләре бар. «Билгеле бер кыенлыкларга карамастан, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, яңа эшли башлаган фермерларга финанс ярдәме буенча асылда барлык проектларны саклап калуга ирештек. Узган елда бу максатларга 23 миллион сумнан артыграк акча җибәрдек, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Быел авылда яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын арттыру буенча төрле программаларда катнашучылар даирәсен киңәйтергә кирәк».
Узган елга нәтиҗә ясаганда район башлыгы Рәгат Хөсәенов республика һәм «Татнефть» җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, үзләрендәге сәнәгать предприятиеләрен саклап калуны сорады.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү