Татарстан урам себерүчеләргә иң зур кытлык кичерүче төбәкләр исәбенә кергән

Россия буенча барлыгы 11 меңнән артыграк шундый вакансия ачылган. Быел ишегалды җыештыручыларга ихтыяҗ узган елдагыга караганда ике тапкыр күбрәк арткан.

«HeadHunter»  эш эзләү платформасының тикшеренү нәтиҗәләре шундый. Моңа кадәр Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Казанда «дворник»ларга гаять зур кытлык килеп чыгуы турында белдергән иде. Аларның саны – таләп ителгәннән 25 процентка кимрәк.

Татарстаннан тыш, Мәскәү, Свердловск өлкәләрендә, Петербург, Краснодар краенда да әлеге һөнәр ияләренең җитмәве күзәтелә икән. «HeadHunter»  мәгълүматларына караганда, Россиядә урам җыештыручыларның хезмәт хакы уртача 25–65 мең сум чикләрендә тирбәлә.


Фикер өстәү