Беренче көндәш – «Торпедо»: «Ак барс»ның әзерлеге нинди?

Киләсе атнада КХЛда плэй-офф уеннары башлана. «Ак барс»ның беренче көндәше хәзердән үк билгеле. Казан командасы Түбән Новгородның «Торпедо» хоккейчыларына каршы уйнаячак. Тәүге очрашу 3 мартта Казанда узачак.

Бүген исә «Ак барс» үз кырында Мәскәү ЦСКАсын кабул итә. Даими чемпионатның соңгы матчында Континент Кубогы иясе ачыклана. КХЛда иң күп очко җыйган командага әнә шундый бүләк эләгә. Казан командасының әлеге кубокны алданрак яулау мөмкинлеге дә бар иде. Әмма «Ак барс» соңгы 4 матчта бары 1 мәртәбә генә җиңә алды. Дмитрий Квартальнов плэй-офф алдыннан шул рәвешле тәҗрибә ясыймы, көндәшләрнең башын бутарга тырышамы, әллә инде сезон дәвамында алда барган командада таркаулык барлыкка килдеме – анысын плэй-офф күрсәтер. Ничек кенә булмасын, Мәскәү командасы безнекеләрдән хәзер 1 генә очкога калыша. Кубок иясенең соңгы матчта ачыклануы исә бу очрашуга игътибарны арттыра. Сүз уңаеннан, ЦСКА Континент Кубогын 6 ел дәвамында 5 мәртәбә отты, «Ак барс»ның исә бер җиңүе дә юк. Дөрес, хоккей җәмәгатьчелегендә даими чемпионатта иң күп очко җыйган команда Гагарин Кубогын ота алмый дигән фикер дә еш ишетелә. Анысы спорттагы ырым-шырымга бәйле. Ә менә команданың хәлиткеч уеннар алдыннан еш җиңелүе – борчуга салырлык чынбарлык.

Плэй-оффта чыгыш ясау хокукын исә «Ак барс» күптән яулады. Якташларыбыз тәүге уеннарны «Торпедо»га каршы уздыра. Бу очракта Казан командасына уңыш елмайды дип әйтергә мөмкин. Беренчедән, ерак барып йөрисе түгел. Икенчедән, даими чемпионатта узган 4 очрашуның 3ендә Дмитрий Квартальнов уенчылары җиңде. Әмма плэй-оффта башкача да булырга мөмкин. Түбән Новгород командасының Иван Чехович, Энди Миле һәм Дамир Җәгъфаров өчлеге теләсә кайсы көндәшне авыр хәлдә калдырырлык уен күрсәтә. Дамир – КХЛның иң яхшы бомбардирлар исемлегендә өченче урында. «Ак барс»тан Найджел Доус, Стефан да Коста һәм Виктор Тихонов исә «Металлург»ка каршы узган очрашу ахырында бозга бөтенләй чыкмады. Шулай булса да, Дмитрий Квартальнов аларның уеныннан бик канәгать булуын әйтә. Әмма плэй-офф алдыннан бөтен сүзгә дә ышанырга ярамый.

«Торпедо»га каршы беренче ике матч 3 һәм 5 март көннәрендә Казанда узачак. Аннары командалар Түбән Новгородта уйный.


Фикер өстәү