• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    «Кайчагында әнигә бернәрсә дә аласым килми. Үзенең акчасы җитәрлек…»

    «Кайчагында әнигә бернәрсә дә аласым килми. Үзенең акчасы җитәрлек…»

    Тукай яшәгән авыллар бүген нинди хәлдә: «Исемдә калганнар» әсәренә штрихлар

    Тукай яшәгән авыллар бүген нинди хәлдә: «Исемдә калганнар» әсәренә штрихлар

    Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь

    Йолдызнамә | 19–25 апрель

    Габдерәхимнең элеккеге хезмәттәше: «Радиога эшкә керүемә Габдрәхим сәбәпче»

    Габдерәхимнең элеккеге хезмәттәше: «Радиога эшкә керүемә Габдрәхим сәбәпче»

    Рузилә Сафина Габдерәхим турында: «Бер үкенече калды – сәхнәгә чыга алмады»

    Рузилә Сафина Габдерәхим турында: «Бер үкенече калды – сәхнәгә чыга алмады»

    Танылган журналист Габдерәхим вафат

    Габдерәхим «ВТ»га биргән соңгы интервьюсында: «Мин бөтен кешедән гафу үтендем»

    Рәйсә әби: «85 ел гомерем тегеп үтте»

    Рәйсә әби: «85 ел гомерем тегеп үтте»

    Риман Гыйлемханов: «Үзенең исеме юктыр, шуңа күрә көнләшеп язадыр», – диючеләр дә табылыр

    Риман Гыйлемханов: Мине милли шовинизмда гаепләүчеләр дә булыр

    Пранк ясыйм дип, күз чыгару: «хайп» белән җаваплылык чиге кайда?

    Пранк ясыйм дип, күз чыгару: «хайп» белән җаваплылык чиге кайда?

    Данил Сәфәров: «Хезмәт хакың бары тик ашарга һәм көн күрергә генә китеп бара икән, эшеңне алыштырырга кирәк»

    Данил Сәфәров: «Хезмәт хакың бары тик ашарга һәм көн күрергә генә китеп бара икән, эшеңне алыштырырга кирәк»

    Яшьлек кенә аз. Казан хоккейчылары финал урынына ялга чыкты

    Яшьлек кенә аз. Казан хоккейчылары финал урынына ялга чыкты

    «Улымның тереләсенә ышанам»

    «Улымның тереләсенә ышанам»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Гемофилия анадан балага күчә, ирләр арасында ешрак очрый

    Гемофилия анадан балага күчә, ирләр арасында ешрак очрый

    Гази Заһитов турында: Рейхстагка менгәндә аркан, хәтта кадакка кадәр үзе белән алган була ул!

    Гази Заһитов турында: Рейхстагка менгәндә аркан, хәтта кадакка кадәр үзе белән алган була ул!

    Апрельнең икенче яртысында бакчадагы иң мөһим 7 ЭШ

    Апрельнең икенче яртысында бакчадагы иң мөһим 7 ЭШ

    Бик тәмле итеп каймаклы соуста тел әзерләү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле итеп каймаклы соуста тел әзерләү ЫСУЛЫ

    Помидор депрессиядән коткара, яшьлек һәм матурлыкны сакларга да ярдәм итә

    Помидор депрессиядән коткара, яшьлек һәм матурлыкны сакларга да ярдәм итә

    82 яшьлек Илсур Гайфуллин: «Гөлләрне кар суы сибеп үстерәм»

    82 яшьлек Илсур Гайфуллин: «Гөлләрне кар суы сибеп үстерәм»

    Табиб Ленар Кашапов: «Гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә»

    Табиб Ленар Кашапов: «Гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә»

    Орлык суганын ничек сайларга?

    Орлык суганын ничек сайларга?

    Ни өчен китапларның, фильмнарның эчтәлеген онытабыз?  (Хәтерне ныгыту буенча киңәшләр)

    Ни өчен китапларның, фильмнарның эчтәлеген онытабыз?  (Хәтерне ныгыту буенча киңәшләр)

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

Үткәннән оялу дөресме?

- ieditor
27.02.2021
- Җәмгыять
1
Үткәннән оялу дөресме?
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Ил өчен үтә дә мөһим дата билгеләнмичә, бернинди искә алынуларсыз гына узды да китте. Югыйсә шушы елның февралендә Россиядә крепостнойлык хокукын бетергәнгә 160 ел тулган иде. Крестьянны сатмый, сатып алмый, кәрткә оттырмый, бүләк итми башлаганга – 160 ел. Әлеге дата һаман бәйрәм дә, хәтта истәлекле көн дә түгел. Дөресме икән болай эшләү?..

Мәктәпне бетергәч, Казанга укырга керергә паспортсыз гына киттем. Туу турында таныклык бар, ә паспорт юк, бирмиләр. Беркайда да «сала баласына ул тиеш түгел, авылда тугансың – шунда берек, гомерең буе җирдә казын» дип язылмаса да. Кердем укырга. Колхоз рәисе укырга кергәнлек турындагы белешмәне кат-кат әйләндереп карагач кына паспорт алырга рөхсәт кәгазе (!) бирде. Узган гасырның җитмешенче еллар уртасы иде ул. 1861 елда бетерелгән крепостнойлыкның, ихтимал, соңгы кайтавазы булган, заманга яраклаштырылган «коллык»тан – авыл кешесен бәйдә тоткан баулардан шулай котылдым…

Без – татарлар, бер уйлаганда, бәхетле халык: без классик крепостнойлыкны күрмәдек. Аның җиңеләйтелгән вариантларын, төрле кайтавазларын соңрак җилкәбездә татысак та. Әмма ки без халкының күпчелеге (Россия элекке заманнарда тулысынча аграр ил булган) ике йөз ел буе коллыкта яшәгән, аңы, холык-фигыле шундый шартларда формалашкан милләт кулындабыз. Бу исә бер дә шатлыклы нәрсә түгел. Ни өчен дигәндә, антик чордан ук билгеле, менталитетка кагылышлы хакыйкать бар: колга ирек кирәкми, ул бары үз коллары булуын гына тели. Бүгенге рус кешесенә минем дәгъвам юк. Аның язмышны, үткәнне сайлап алу мөмкинлеге юк. Ул үзе дә – ничарадан бичара. Аның бабаларын гасырлар буе изгәннәр, чорлар буе геннарына буйсыну, ирексезлек сеңдереп килгәннәр. Нәтиҗәсе шул – хөрлекне аңламау, аны кабул итмәү әле дә исән. Башкача була да алмыйдыр, риваятьләрдә генә ул Муса пәйгамбәр 40 ел чүлдә йөртүгә, яһүдләр коллык аңыннан бөтенләй дә арынган. Чынлыкта хромосомалар алай тиз генә чистармый. Генетик хәтер эшли һәм халыкның холкын, холык аша язмышын, шул исәптән бүгенгесен дә билгеләп тора. Үзенекен генә дә түгел. Аның белән янәшә яшәүчеләрнекен дә. Россиядәге тетрәнүләрдән, биредә булган яман вакыйгалардан татар берничек тә читтә кала алмады. Инкыйлабмы ул, сугышмы, реформамы, торгынлыкмы – барысы да уртак булды. Әле дә уртак.

ХХI гасырда, әлбәттә, коллык, «җан»нарны сату, бүләк итү була алмый. Тик кыерсыту, үзеңне булмаса, милләтеңне, телеңне җәберләү беркая да китмәде. Бу хәлләрдә кемнәрнеңдер коллыктан калган холкы төп сәбәпче түгел, дип кем әйтә ала? Гомумән алганда да башларда калган шул ирексезлек илне ирекле итүдә төп киртә бүген. Крепостнойлык мирасы чабудан тартмый башлаганда гына без күпсанлы бәлаләрдән, алдынгы илләр күптән оныткан проблемалардан котыла алыр идек. Тик, ни кызганыч, ул мирас әлегә бар, яши һәм җибәрми.

Россия крепостнойлыктан 160 ел элек түгел, ә Европаның андый бәла урап узмаган илләре белән бер чордарак котылган очракта, ихтимал, бүген биредә гел башка халык яшәр иде. Холкы һәм аңы бүтән булган. Төньяк Европа илләрендә, мәгълүм ки, “крепостное право” гомумән дә булмаган. Ул халыклар корган хәзерге яшәеш, дөньяда иң яхшы тормыш дәрәҗәсе, шул ук «швед социализмы» бары тик аларның андый бәлане күрмәве белән аңлатыла. Россия үз халкын үзе җәберләүдән тиз арынган яисә аның ишене белмәгән тәкъдирдә Октябрь инкыйлабы, Гражданнар сугышы, совет чоры дип аталган, дөнья тарихында тиңе күрелмәгән, 70 елга сузылган сәяси-социаль тәҗрибә дә, миңа калса, булмас иде. Биредә ХХ гасыр буе барган «кире селекция» дип аталган затсыз күренешне дә без белмәс идек. Гади кеше, обыватель артык кызыксынмаган, крепостнойлык мирасының состав өлеше булган шул күренешкә ныграк тукталасы килә.

Селекция, белүебезчә, биология термины. Ул сайлау һәм сайланганны кушу юлы белән яңа, яхшырак токым тудыруны аңлата. Ә «кире селекция» төшенчәсе күбрәк сәяси социологиягә, халык сыйфатына кагылышлы кулланыла һәм генофондны мәҗбүри начарлатуны белдерә. Октябрь революциясеннән соң ничә дулкын эмиграция яралуын искә төшерик: халыкның каймагын тәшкил иткән затлы, гыйлемле катлауның чит илләргә китәргә мәҗбүр булуын яки куылуын. Исемнәре билгеле табиб, инженерлардан, сәләтле идарәчеләрдән башлап, галимнәргә, фикер ияләренә, язучыларга чаклы – барысының да кирәксезлеген. Шундыйларны шыплап тутырып читкә сөргән, соңыннан «философик» дип аталган пароходларны тагын кайсы ил белә? Сталин репрессияләре вакытында да зарарны күбрәк бәйсез фикерле, куштанланырга яратмаган интеллигенция вәкилләре күрә. Бу да – кире селекция. Җирне яраткан, эш рәтен белгән кулакның тамырын корытып, алда телгә алынган колхоз системасы төзү дә крепостнойлыкның яңа форматы иде. Хезмәт көне бәрабәренә иртәдән кичкә кадәр эшләүче эш аты – крестьян яшәгән урынына күзгә күренмәс чылбырлар белән бәйләп куелган. Эш нәтиҗәләре – алпавыт урынын алган дәүләткә. Ватан сугышы да кире селекциягә үз өлешен кертми калмады. Инкыйлаб, Гражданнар сугышы, репрессияләр тегермәне аша үтеп тә исән калган затлыларның соңгылары шунда башын салды.

Татар да – кире сайланыш үткән кавем. Бездәге кире селекция – алда саналганнар өстенә әле тагын дәүләтсезлек тудырган бәлаләр дә. Дүрт гасыр ярым буе барган кагулар татар генофондын көрәшче, гысъянчы, башбирмәсләрдән аралады. Яраклаша, килешә, буйсына белгәннәрне күбәйтеп, милләтнең Гумилев әйткән пассионарлыгын киметте.

Крепостнойлык фарватерыннан тулысынча чыгу, ул тудырган кире селекциядән арыну авыр бара. Яшь буынга тормышта үзен табу бүген дә җиңел түгел. Социаль лифтлар начар эшли. Син кемнеңдер агай-энесе түгел икән, читтәрәк тор. Язуларынча, хәтсез төбәкләрдә кая гына, нинди генә эшкә барып төртелсәң дә, сиңа 20–25 меңнән артыкны түләмиләр. Белемең дә, сәләтең дә ярдәм итми. Система аларны күрми, күрергә теләми. Шуңа күрә үз-үзенә ышанган белемле яшьләр чит илләргә китүне хуп күрә, аларны күтәрә. Эмиграция дәвам итә…

Һәр илнең, дәүләтнең дә тарихында искә аласы килмәгән хурлыклы чорлар бар. Тик аларны күрмәмешкә салышу зарарлы. Алар мирасыннан арынасы килгәндә, андый хәлләр кабатланмасын дигәндә, аларны белеп тору, сабак алу, нәтиҗәләр ясап яшәү мөһимдер.

Наил Шәрифуллин

Тэглар Наил Шәрифуллинсәясәтфикер
ShareTweetShare

Фикерләр 1

  1. Аноним says:

    Бик яхшы язылган!!!

    Ответить

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Константин Хабенский «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды

15:17

Яшел Үзәндә бер ир-ат подвалга егылып төшкән

11:12

Белгеч сезонлы аллергиядән саклану ысулларын аңлатты

10:03

Тукай бәйрәмендә үткәреләчәк чараларының программасы билгеле

09:10

Казан янында агач йорт янган

16:31

Рөстәм Миңнеханов янгыннар һәм язгы ташуга бәйле ситуацияне контрольдә тотарга кушты

14:43

Танылган журналист Габдерәхим вафат

13:15

Танылган җырчыга карата наркотиклар пропагандалауга бәйле эш кузгаттылар

13:07

Путин 2020 елда 10 млн сумга якын акча эшләгән

13:02

Күп балалы гаиләләр өчен җәйге поездларга ташлама бирәчәкләр

12:57

Татарстанда 197 мең кеше коронавирустан вакцинация узган

12:49

Татарстан егете колорадо коңгызын җыю җайланмасы ясаган

10:44
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Халык синоптигы: «Бик чишенеп бетмәгез, әле сыерчык бураннары булмады»

16.04.2021

Зираттан чардуган урлаганнар: «Дөньяда мондый эш булмас, дип әйтерлек түгел икән»

15.04.2021

Аксубай фаҗигасе: «Кызларының кычкырганын, үксеп елаганын ишеттем»

15.04.2021

Табиб Ленар Кашапов: «Гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә»

15.04.2021

Салават Фәтхетдинов: «Инстаграм аша дөнья бутап, шуннан тәм табып яшәүчеләр бар. Андыйларны кызганам мин» 

15.04.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 13 Апр 2021 - 15:27 ЗуайраУраза вакытында Кан бирергэ туры килэ,ярыймыУраза турында 9 сорауга ҖАВАП
  • 11 Апр 2021 - 07:40 АнонимБәрле елгасы. Берлин түгелТатарстанда бер тәүлек эчендә 79 йорт яны участогын судан чистартканнар
  • 10 Апр 2021 - 19:15 АнонимУРЫНЫ ЖЭННЭТТЭ БУЛСЫН ,Бик яратып укыем анын ижатын ,Роберт Миңнуллинның кызы: «Әтинең сезгә дигән соңгы бүләге итеп кабул итегез!»
  • 10 Апр 2021 - 19:02 АнонимБигрэк кыэганыч бичаракай, ЧЫННАНДА нигэ эзлэп алмаган икэн куп еллар уткэн бит,Мона ошаган чын барлыклар бик куп языла дуслар ЯСМИНЭ,БЕЗНЕН…«Мин сине табармын, Илдус!»
  • 9 Апр 2021 - 22:39 АнонимСэлэмэтлэн Дэниф!!!🤲🤲🤲🙏🙏🙏Дәниф Шәрәфетдинов: «Кешегә авырлык китерүне дә җенем сөйми, ләкин бу соңгы чик иде»

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!