Казан автобусларында йөртүчеләрнең арыганлыгын ачыклау системасын сыныйлар

Казан автобусларында йөртүчеләрнең арыганлыгын тану системасы тест үтә. Автоматик система «4 нче номерлы ПАТП» һәм «2 нче номерлы ПАТП» муниципаль унитар предприятиесенең 73 автобусында урнаштырылган.

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, йөртүченең арганлыгын тану системасы кешеләрне тану программасы кебек үк эшли. Ул автобуста кабызу ачкычын борган вакытта автомат рәвештә кушыла. Йөртүчегә йөзне сканерлый һәм арыганлыкның кечкенә билгеләрен терки торган видеокамера юнәлдерелгән.

Автобус 15 км/сәг тизлек белән барганда, система эшли башлый. Борчылырга сәбәп булып йөртүченең еш авыз ачуы, күз кабагының һәм күз карасының билгеле бер урнашуы, йокыга китеп баручы кешегә хас мимика тора. Бу билгеләр вакытында система сигнал бирә.

Яңгыравыклы сигнализация йөртүчене һушына китерергә һәм аңа йокларга ирек бирмәскә тиеш. Әгәр хәрәкәт иткәндә йөртүче кәрәзле телефон кулланса, система шунда ук эшли башлаячак.

Бу пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирер дип көтелә: беренчедән, руль артында телефон аша сөйләшкән йөртүчене ачыкларга һәм җәза бирергә ярдәм итәчәк. Икенчедән, йөртүченең хәлен маршрутта ук контрольдә тотарга булышачак.

Сынау 2022 елның 1 гыйнварына тәмамланырга тиеш, дип хәбәр итә ТР автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе.

Билгеләп үтәбез, маршрутларга чыгар алдыннан транспорт предприятиеләрендә барлык машина йөртүчеләр дә мәҗбүри медицина тикшерүе уза. Эшкә арыганлык билгеләре булган хезмәткәрләргә чыгарга рөхсәт ителми, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү