Хөкүмәт 2021 елда ГИА тапшыруны гадиләштерде

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елда мәктәп укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) уздыру үзенчәлекләре турындагы карарга кул куйды. Бу хакта РФ хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Әйтик, 2021 елда аттестация гадиләштерелгән кагыйдәләр буенча узачак. Тиешле карар коронавирус таралу куркынычын минимальләштерү өчен кабул ителде.

Аерым алганда, тугызынчы сыйныф укучылары быел сайлау буенча укыту предметларын тапшырмаячак. Аттестатларны алар бары тик ике мәҗбүри дисциплина — рус һәм математика тапшырганда гына ала алачак.

Югары уку йортларына укырга керергә җыенган унберенче сыйныф укучылары профильле фәннәр буенча БДИ тапшырачак. Әмма аттестат алу өчен аларга рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре дә җитәрлек булачак.

11 сыйныфны тәмамлаган инвалид балалар өчен аерым кагыйдәләр гамәлдә булачак. Аттестат алу өчен аларга рус теленнән БДИ яки ГВЭ тапшырырга кирәк булачак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия укучыларына БДИ тапшыру өчен өстәмә атна бирәчәкләр.


Фикер өстәү