Татарстанда бала белән булган ашыгыч ярдәм машинасы тар юлдан уза алмаган (ВИДЕО)

Татарстанның Биектау районы Макаровка авылында яшәүчеләр юлларның сыйфатына зарланганнар. Алар юллар бик тар булганлыктан, техника биредә даими рәвештә тоткарланып тора, бөкеләр барлыкка килә һәм хәтта шушы көннәрдә ашыгыч ярдәм дә чыгып китә алмаган, дип хәбәр иттеләр. Бу хакта мәгълүмат социаль челтәрләрдә барлыкка килде. Видеоны халык үзләре чыгарган.

Интернет челтәрендә видеоязмалар барлыкка килде. Анда автор ике көн рәттән кар чистарту машинасы авылга барып җитәргә тырышканын сөйләде. Машина ватылган һәм юл хәрәкәтен туктаткан. Нәтиҗәдә, юллар тар булу сәбәпле җирлеккә керү мөмкинлеге ябылган, моның аркасында халык та, ашыгыч ярдәм дә авылга барып җитә алмый.

«Юл хәзмәткәрләре «КАМАЗ»ны ничек чыгарырга икәнен хәл итә, анда ашыгыч ярдәм машинасы тора. Ярый, малайны икенче ашыгыч ярдәм машинасына алып китте әле», — дип хәбәр итә видеода автор килеп туган вәзгыять турында.

«Берәр нәрсә була калса, тиз арада янгын сүндерүчеләр дә безгә килеп җитә алмаячак!» — дип хуплаган аны комментарийларда тагын бер кеше.

http://

 


Фикер өстәү