Галимнәр алма ашауның көтелмәгән нәтиҗәсен ачыклаган

Алма ашау хәтер үсешенә йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Квисленд Университеты һәм Немец нейродегенератив авырулар үзәге галимнәренең тикшеренүенә сылтама белән хәбәр итә.

Белгечләр тычканнарның баш миендәге кәүсә күзәнәкләрне үстергән һәм аларга алма составындагы фитонутриентларны кушкан. Сынау нәтиҗәләре әлеге матдәләрнең югары концентрациясе яңа нейроннар барлыкка килү процессын стимуллаштыруын күрсәткән.

«Ресвератрол һәм эпигаллокатехин-3-галлат кебек фитонутриентлар, баш миен дә кертеп, төрле органнарга уңай йогынты ясый ала», — дип яза тикшеренү авторлары.

Мондый эффект физик күнегүләр (алар, кагыйдә буларак, нейрогенезга ярдәм итә) ясаган вакытта да булырга мөмкин.


Фикер өстәү