«ГТРК-Татарстан» һәлакәттә ире үлгән 3 бала анасына бер атнада 3 миллионнан артык акча җыйган

Питрәч районының Царево бистәсендә яшәүче, 3 баласы белән тол калган Регина Балашева, “ГТРК- Татарстан” каналы үзләре турында күрсәткәч, Татарстан халкы ярдәме белән ипотекасын түләп бетергән.

Регина өченче баласын тапкач авырып китә. Аны хастаханәгә салалар, ә сабыйны өйгә чыгарырга тиеш булалар. Аны бала тудыру йортыннан алырга дип, әтисе белән Регинаның әнисе 2020 елның 28 декабрендә Казанга юл тоталар. Тик ерак китә алмыйлар, бистәдән чыгуга юл һәлакәтенә очрыйлар. Руль артында утырган Артем комага китә. Табиблар аның гомерен коткару өчен бер айдан артык көрәшә. Тик коткара алмыйлар. 6 февраль көнне ир үлеп китә.

– Регина Балашеваның авыр хәлдә калуы турында безгә шалтыратып әйттеләр. Журналистыбыз Гүзәл Зайнакова шундук юл чыкты. Бу гаилә турында сюжет чыкты. Без моңарчы да ятим балалар, авырулар өчен шактый проектлар эшләдек. Ә бу язмыш беркемне дә битараф калдырмады. Без күрсәткәннән соң бер атна узуга 3 миллион 660 мең сум акча җыелды.– ди “Вести– Татарстан” тапшыруының баш мөхәррире Диана Васыйлова. – Иң беренчеләрдән булып редакциягә Даниэль Магсумов исемле кеше килеп керде дә, 750 мең сум акча калдырды. Без аны шундук гаиләнең исәп-хисап счетына салдык. Бу хәбәр турында бөтен социаль челтәрләрдә тараттык. Гаиләне шефлыкка алабыз диючеләр, ризыклар, балаларга кием-салымнар да илтүчеләр дә булды. Без халыкның бердәмлегенә шаккаттык. Моның кадәрле акча җыеп биргәнебез юк иде әле. Ул акчалар белән Регина фатиры бурычын да, кредитын да түли алган.

Диана Васыйлова киләчәктә дә әлеге гаилә белән элемтәдә торачакбыз, ди. Регина Балашева исә әле дә халыктан килгән ярдәмгә ышанып бетә алмый.

— Бурычлар белән япа-ялгыз калган бер мәлдә кешеләрнең үземә булышырга әзер торуларын аңлау яшәү көче бирде. Шулай булыр дип күз алдына да китермәгән идем. Миңа ярдәм кулы сузучыларның һәммәсе алдында баш иям! – ди.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү