Бакчачы-блогер Александра Кайгородцевадан файдалы киңәшләр

Бакчачы-блогер Александра Кайгородцеваның чәчәкләр үстерү, бакчачылык буенча белмәгәне юктыр. Укучыларыбыз өчен аның файдалы киңәшләрен тупладык.

Лаләләр «ашарга» сорый. Лаләләрне (тюльпан) ашлама белән тукландыру ике этапта уза. Аның беренчесе – үсентеләр 5 сантиметрга җиткәч, икенчесе – чәчәкнең кечкенә генә бутоннары күренә башлагач. Кальций нитратын (кальциева селитра. – Ред.) алабыз, 10 литр суга 1 кашык салып болгатабыз, чәчәкләр утыртылган тартмаларга сибәбез. Тамырлары кипмәсен өчен, лаләләргә берничә көн гади су сибеп торабыз. Селитраны бор белән катнаштырсагыз да була. Ул кальций яхшырак үзләштерелүгә ярдәм итәчәк. Суганчаларын аннан бакчага күчереп утыртырга теләсәгез, минераль ашламалар кертергә дә кирәк икәнен онытмагыз. Теплица шартларында тюльпан үстерәсез икән, һаваны җилләтү турында кайгыртырга кирәк. Чәчәк этилен бүлеп чыгара, тыгыз итеп утырткан очракта, бигрәк тә. Бу инде чәчәк сыйфатына да начар тәэсир итәчәк. Шуңа да теплицада җилләткечләр кую хәерле.

Бәяләр аерыла. Бер төрле петуния – 40 сум, башкасы 100 сумнан артыграк тора. Бәяләрнең аермасы нәрсәдә соң, дип баш ватучылар аз түгелдер. Петуниянең төрләренә карап, бәяләре дә аерыла. Иң арзаннары – эре чәчәкле яки вак яфраклы петунияләр (grandiflora һәм multiflora. – Ред.). Бәя ягыннан кесәне тешләмәсәләр дә, алар бакча тирәсен ямьләндерү өчен бик матур, чыдам. Ампельле петунияләр  кашпо яисә асылмалы чүлмәкләр өчен кулланыла. Аларның күпчәчәкле һәм эре чәчәкле төрләре билгеле. Бу петунияләр кыйммәтрәк тора, чөнки орлыклары да шактый кыйммәтле. Вегетатив петунияләр – чәчәкнең кыйммәтле төре. Алар үсемлек бәбәгеннән (черенок. – Ред.) генә үрчи, орлыклар бирми диярлек. Петуниянең бу төре төсләре белән дә үзенчәлекле. Аларның чәчәкләре буй-буй, берьюлы 2–3 төсле, таплы булырга мөмкин. Петунияне кая утыртуыгызга карап, төрне дөрес сайларга киңәш ителә.

Купшы булып чәчәк атсын. Пеларгониянең матур, купшы булып чәчәк атуын теләсәгез, аны дөрес итеп утырту кирәк. Моның өчен бик зур булмаган чүлмәк сайлыйбыз. Грунт йомшак булырга тиеш. Торфка елга комы өстәсәгез, яхшы булыр. Гөлнең тамыр өлешенә «Цион» дигән ашлама сибәргә киңәш итәм. Шуннан соң башка бернинди дә ашлама кирәк түгел. «Цион» купшы итеп чәчәк атарга ярдәм итәчәк. Пеларгонияне туфракка утырткан вакытта, артык тирән утыртмагыз, берничә көн су сипмәгез. Сипкән очракта да, чамасын белегез, су ташып акмасын. Берничә атнадан соң пеларгония биеклеккә үсә башлар, жәлләмичә өске өлешен кисеп атарга да була, шуннан соң матур, купшы куаксыман булып формалашачак. Җәй җитәрәк үсемлекне кашпога күчереп утыртырга ярый. Пеларгония корылыкка чыдам, матур чәчәкләре белән сезне озак сөендерәчәк.

Бегонияне ничек тәрбияләргә? Бу үсемлекне күпләр ярата. Аны клумбаларга да, кояш төшмәгән урыннарга тирә-юньне яшелләндерү, ямьләндерү өчен дә утырталар. Әллә ни игътибар сорамаса да, бегониягә дә тәрбия кирәк. Үсемлекнең «йорт»ы булачак контейнерга грунтны яхшылап, тыгызлап тутырыгыз, гел ашлама кертеп торыгыз. Грунтка йорт үсемлекләре өчен «Биогумус», «ОрганикМикс» кебек ашламалар әйбәт булачак. Аларда үсемлек өчен кирәкле, туфракны җиңел һәм йомшак итүче туклыклы матдәләр байтак. Гөлне утыртып, 1–2 атна узгач, һәр су сибү вакытында өстәмә ашламалар кертү мөһим. «ОрганикМикс», «Эликсир 1», «Суспензия Хлорелла» кебек ашламаларны чиратлаштыру яхшы.

Үзләре үсәләр. Помидорлар турында «үзләре үсәләр» дим, чөнки, чынлап та, алар артык игътибар һәм тәрбия таләп итми. Алар тәмле, сусыл, иртә өлгерүчән, төрле авыруларга да чыдам. Түбәндәге сортларны утыртырга сезгә дә киңәш итәм: «Оранжевый папа», «Везувий», «Папина дочка», «Пламя», «Оранжевый земледелец», «Нина», «Черри Кокта», «Малиновая империя», «Деревенский».


Фикер өстәү