Дәүсоветның матбугат үзәгендә еш кунак мин. Кунак дип, анда аерым бер эш белән дә, кайвакыт үземне борчыган уй-фикерләр белән уртаклашырга да керәм. Иртәнге якта сугылсам, журналист, шагыйрә Чулпан Әхмәтованың әнисе белән сөйләшкән вакытына эләгәм. Әнисе Тәрҗимә Актаныш районы авылларының берсендә ялгызы гына яши.
Мин әдәп саклап Чулпаннан әнисенең хәлләрен сорашам, әнисенә изге теләкләр телим. Шуннан соң икебез дә: «Ярый әле телефон бар», – дип куябыз. Ә бит әле кайчак кына өйгә телефон кертә алган кешегә көнләшеп карый идек.
Казанда яши башлагач, Чулпан да әнисенең өенә телефон керттергән. Башта Тәрҗимә апа каршы килгән. «Син нәрсә, кызым, авыл халкы ни әйтер, кешедән оят бит», – дигән. Әнисен көчкә күндергән Чулпан. «Әни, телефон авылда теләсә кемгә кирәк булырга мөмкин, кеше телефоннан шалтыратыр өчен председатель өенә кереп йөри алмый бит инде», – дигән. Чулпан авылдашларын телгә алгач кына күнгән Тәрҗимә апа. Һәм чыннан ул чакта аның өеннән кеше өзелмәгән. Ә Тәрҗимә апа кешегә файда китерә алуына шатланып яшәгән.
Ул заманнарда идеология дә, әхлак тәрбиясе дә башка иде шул. Кеше бер-берсеннән аерылып тормаска тырышты. Алмаз Хәмзиннең сөйләгәннәре искә төште әле. Аның әбисе Мәликә йөз дә бер яшенә хәтле яшәгән. Казанда укыганда атна саен диярлек авылга кайту бар иде. Бу кендегебезнең авылга бик нык береккән булуы белән бәйледер дип уйлыйм. Без бит гомер буе әти-әнине, алар бакыйлыкка күчкәч, туган нигезне сагынып яшибез.
Авылга, гадәттә, кичкә таба кайтыла. Бу вакытта халык көтү каршы алырга капка төбенә чыккан була. Димәк, кемнең баласы кайтканын бөтен авыл белеп тора һәм аңа: «Менә, ичмасам игелекле бала», – дип үзенчә бәя дә бирә.
Күрешкәч, гадәттә: «Ни хәлләр, исәнлекләр ничек?» – дисең бит инде. Шулай дип сорашкач, Мәликә әби Алмазга һәрвакыт: «Улым, кешедән дә оят, һаман исән бит әле», – дип әйтә торган булган. Ни өчен кыенсынган, оялган соң Мәликә әби? Бит озын гомерле булу – башкалардан әйбәтрәк, мулрак тормышта яшәү дигән сүз түгел.
Мин Тәрҗимә әбинең дә, Мәликә әбинең дә артык тыйнаклыгын тәгаен генә аңлата алмыйм. Бу әллә татарга гына хас сыйфат микән дип тә уйлап куям. Алай дисәң, татарда да төрле кеше бар. Әлбәттә, мондый «оялуны» заман идеологиясе белән бәйләп аңлатырга була. Үзебездән өлкән буынны гына түгел, безне дә, кеше өлешенә керү – гөнаһ, дип тәрбияләделәр. Тәрҗимә әби белән Мәликә әби телефонлы булуны һәм озак яшәүне кеше өлешенә керү дип кабул иткәннәр күрәсең, и-и, сабый баланыкы кебек гөнаһсыз күңелләр диген!
Бүген балаларны ничек тәрбиялиләр икән, ата-ана «гөнаһ» дигән сүзне күп куллана микән? Мөхәммәт Мәһдиев язганча – «едва ли». Бүген идеология башын аякка әйләндереп куелган бер нәрсә кебек. Бүген «успешный» кешеләр почетта. Ничек, ни рәвешле акча эшләгәннәрен, мал җыйганнарын уйлап тормыйча, аларны үрнәк итеп куябыз, шулар кебек яшәргә хыялланабыз. Хыял тормышка ашмаса: «Бөтенесен дә теге дөньяга күтәреп алып китеп булмый», – дип акланабыз, күңелне тынычландырабыз.
Язганнарымнан, бәлки, «искелек исе» дә килеп китәдер. Әмма кайбер «искенең» бүген яңага әйләнә торган гадәте дә бар бит әле. Хәзергә исә, Такташка ияреп «… безнең хисләр сездә кабатланмас, сез ул хисләр белән янмассыз, безнең бөек чорның кешеләрен аңлый алмассыз» дип әйтәсе генә кала. Ә шул ук Такташ язган «һәр заманның сволочын» вакыт үзе билгеләр.
Риман Гыйлемханов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat