Кузгалу: туган телне үстерү буенча бурычлар буй җитәрлек булырга тиеш

Сабыйларның теле хәзер гаджет, мультфильмнар йогынтысында күбрәк русча ачыла. Әти-әниләр,  БДИ бирәсе бар дип,  балаларын рус мәктәпләренә бирә. Шундый катлаулы вазгыятьтә туган телне ничек сакларга? Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында  Теләчедә узган «түгәрәк өстәл»дә ярты ел эшчәнлеккә  беренчел нәтиҗә ясалды.   

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе район башлыклары белән икенче кат зона очрашуларын башлап җибәрде. Бу юлы Казан арты районы җитәкчеләре Теләчегә җыелды. Алар  бакча, мәктәпләрдә булып, балаларның татарча  ни дәрәҗәдә сөйләшүе, туган телне саклау өчен нинди эшләр башкарылу белән кызыксынды.

– Районнарның кайсына гына барсак та, төрледән-төрле чыгышлар күрсәтәләр. Бу яктан  республикада мәдәни тормыш аксый дип  әйтә алмыйм. Дөрес,  кунакларга сайлап алып, матуррагын күрсәтергә тырышалардыр. Әгәр дә  без бигрәк тә район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә  балалар бакчаларында татар төркемнәре оештыра, башлангыч сыйныфларда татар телендә белем бирә алмасак, нәтиҗә югары булмаячак. Безнең төп эш урыны – мәктәп һәм балалар бакчалары, әти-әниләр белән эшләү. Аның нәтиҗәсен үзешчән сәнгать, мәдәни чаралар белән ныгыта барырга тиешбез, – диде Марат Әхмәтов.  –Татарстанда яшәсәк тә, зур дәүләтебез күзлегеннән караганда, әле рухи ихтыяҗның сай булуы сизелә. Яшь әти-әниләр арасында, татар теле миңа нәрсә бирә, дигән фикер яши. Шуңа күрә балаларын бакчага, мәктәпкә биргән вакытта күбрәк рус телендә белем бирүне максат итеп куялар. Әти-әниләр белән эшләүгә игътибарны арттырырга кирәк.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча   барлык районнарга да бер төрле  бурычлар куеп булмаячак. Шуңа күрә күбрәк Казан арты районнарына таянырга җыеналар. Әлки, Тәтеш, Спас, Аксубай һәм башка бик күп районнарда бу мәсьәләне кузгату күпкә авыррак. Республикада  районнарның тормышы төрле булуга бәйле бу. Тел мәсьәләсен  районнардагы җитәкчелектән  башка хәл итеп булмый.

– Арча, Балык Бистәсендә эшләү өчен иҗади куәт бик зур. Арчадан гына алты Габдулла Тукай бүләге лауреаты чыккан. Балык Бистәсендә дә шундый хәл. Анда хәтта  әдәбият, сәнгать өлкәсендә халыкның таланты, мөмкинлеге Арчаныкыннан да зуррак түгелме икән? Болай чагыштыру килешмидер, әлбәттә. Әмма бу мөмкинлекләр  телне саклау максатында җигелергә тиеш. Башка районнарда да андый талантларны табарга була. Алар шулай ук – безнең корал, – диде комиссия җитәкчесе, Арча, Балык Бистәсе вәкилләре чыгышларын тыңлаганнан соң.

Беренче очрашу  август ахырында уздырылганга күрә, әти-әниләр белән эшләргә вакыт калмаган. Киләсе уку елында бу мәсьәләгә  җитди игътибар бирәчәкләр. Шушы ярты ел эчендә бераз гына булса да алга китеш сизеләме соң? Узган ел 1 нче сыйныфка укырга керүчеләрнең күпмесе туган телдә белем ала?

Арча районында узган ел 1  нче сыйныфка  711 бала укырга кергән, шуның 645е – татар баласы. 393е татар телендә белем ала. Узган ел белән чагыштырганда, 20 процентка үсеш бар.  239 татар баласы русча укыса да, тәрбия татарча бирелә башлаган. Бу урында Марат Әхмәтов:

– Башлангыч сыйныфта белемне татар телендә бирмәсәң, тәрбия чарасы белән генә ерак китеп булмый. Киләсе уку елында шуны истә тотарга кирәк, – дип куйды.

Нурлат районы башлыгы төзелеп бетмәгән мәдрәсәне эшләп бетереп, балаларга туган телне өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудырган.  Бүген район үзәгендә  165 татар баласы  дәрестән соң   үз теләге белән татар телен өйрәнә башлаган. Башта  7  генә бала килсә, бүген бу сан 165кә җиткән. Бу мисалда Биектау, Мамадыш, Балык Бистәсе өчен дә  уйланырга  җирлек бар.

Әтнәдә  тәүге тапкыр 145 бала партага утырган. 142 татар баласының 91е туган телдә белем ала. 2019 ел белән чагыштырганда уңай үзгәреш бар. Әмма саф  татар районында зуррак күрсәткечләргә өметләнәләр.

Балтачта бераз үзгәреш булса да, әти-әниләр белән эшләүгә игътибар  бирергә кирәк әле. «Биектау  үзәгендә 1 нче  сыйныфта  4 татар төркеме ачылган.  Район башлыгы татар җанлы булса, үзгәрешләр озак көттермәячәк», – ди Марат Әхмәтов. Кукмара районында узган уку елы белән чагыштырганда,  татар балаларына белем бирүдә алга китеш күренми. Монда 1 нче сыйныфка кергән 725 баланың 554е татар булса, 263е татарча укый. Районның мөмкинлеге зур. Мамадышта үткән елга караганда күрсәткечләр түбәнрәк. Рус телендә укып, русча тәрбияләнүче татар балалары арткан. Район үзәгендәге 4 мәктәптә   беренчегә 12 сыйныф кабул итсәләр дә, бер татар сыйныфы да оештырылмаган. Аның каравы һәр мәктәптә дә татар балаларыннан торган берәр параллель сыйныф  булдырылган.  Питрәчтә  дә хәлләрне яхшыртасы бар әле.

– Мин мәгариф хезмәткәре түгел, әмма бакчада, мәктәптә башлангыч сыйныфларда татарча белем алып, 5 сыйныфтан төгәл фәннәрне русча укысалар да, татар телен онытмаячаклар дип уйлыйм. Без үзебезнең алга буй җитәрлек бурычлар куярга тиеш, – дип искәртте Марат Әхмәтов.

Теләчедә  шактый эшләр башкарылган булып чыкты. Ни өчен дигәндә, район башлыгының татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә мөнәсәбәте әйбәт. Үзләренең комиссияләрен дә, программаларын да булдырганнар. Алга китешне бакча, мәктәпләрдәге очрашулардан да күрергә була.

Теләче урта мәктәбендә гомер буе русча укытканнар. Аның каравы тәнәфестә балалар күбрәк татарча аралаша,  моны гаилә тәрбиясе  дип аңлаттылар. Айнур Хафизов директор булып билгеләнгәч,   дәрестән тыш чараларны татарча оештыра башлаган. Барлык стендларны ике телдә дә элеп куйганнар. Киләсе уку елыннан дүрт беренче сыйныфның өчесен татар сыйныфы итеп тупларга ниятләре бар.

«Кояшкай» бакчасы узган ел  «Туган телдә иң  яхшы белем һәм тәрбия бирүче уку йортлары» республика бәйгесендә җиңеп,  500 мең сумлык грант откан.  Бакчага 145  бала  йөрсә, 14е – рус милләтеннән. Соңгы вакытта күпләр саф татар авылларында да балаларның русча аралашуына игътибар итә. Бу гадәт әлеге бакчага да кагылмаганмы?

– Безне дә ул җилләр читләтеп үтмичә калмады.  Хәзер сабыйларның теле гаджет, мультфильмнар йогынтысында русча ачыла. Бакчага килгән мондый сабыйларны процентлап кына исәпләү мөмкин түгел. Бөтен җирдә булган проблема бу. Татар телендә белем һәм тәрбия бирү максатын куябыз. Нинди генә уеннар кулланмыйбыз, хөкүмәтебез нинди генә грантлар бирми. Бу проблеманы җиңел хәл итәрбез дип уйлыйм.  Балалар уеннар, шулай ук аралашу аша туган телгә өйрәнә, – ди бакча мөдире Фәридә Хәсәншина.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

 


Фикер өстәү