Түбән Кама шәһәренең 9 нчы сыйныф укучысы Алексей Шремзер май аенда АКШта узачак онлайн бәйгедә катнашачак. Егетне мәктәптә “уйлап табучы” дип йөртәләр. Моңа кадәр “акыллы кием”, “ланч-бокс” проектларын булдырса, декабрь аенда начар күрүчеләр өчен акыллы кубиклар уйлап тапкан.
Алексей шәһәрнең 32 нче мәктәбендә “4ле” һәм “5ле” билгеләренә укый. Бигрәк тә математика, информатика, физика кебек фәннәр белән дус икән. Проектлар белән дәресләрдән соң шөгыльләнә. Егет укуын мәктәптә дәвам итеп, киләчәктә программист булырга хыяллана.
–Начар күрүчеләр гадәттә Брайль системасы буенча укырга һәм язарга өйрәнә. Аларны моңа мәктәптә өйрәтәләр. Үткән темаларны ныгыту өчен әти-әниләргә дә тырышлык куярга кирәк. Тик бу өлкәдә аларның белеме җитәрлек дәрәҗәдә түгел, шуңа күрә тавыш ярдәмендә өйрәтә торган ярдәмлекләрне файдалану яхшырак. Әмма мондый пособиеләр кибетләрдә юк диярлек, тәкъдим ителгәннәре дә бик кыйммәт тора, – ди Алексей.
Технология фәне укытучысы Елена Гаранина әйтүенчә, Алексей 7-8 сыйныфларда технология фәненнән бөтенроссия бәйгесенең республика этабында призер булса, быел җиңүче дип табылган. Халыкара бәйгедә исә беренче тапкыр гына көч сынашачак. Чарада укучыларның инженерлык казанышларын бәяләчәкләр.
–Мондый кубикларны беркайда да күргәнебез юк. Укучым аны дүрт ай буе эшләде. Программалаштырып, 3D-принтер аша чыгарды. Проект 33 кубиктан тора. Алексейның хезмәте турында ишетеп, кубиклар белән оешмалар, мохтаҗ булган кешеләр кызыксына башлады. Проектны патентка тәкъдим итмәкче булабыз. Бездә әлегә ул бер генә. Башкаларга тәкъдим итәр өчен чыгымнар түгәргә кирәк, – ди Елена Гаранина.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat