Узган шимбәдә «Милли мульfest» кинофестиваленең чираттагы төбәк туры узды. Бу юлы яшь катнашучылар Буа районында җыелды.
— Бу эшкә башлангыч бирелде генә, һәр төбәктә профессионаллар булыр дип көтмәдек тә. Әмма яхшы нәтиҗәләр юк түгел, киләчәктә фестиваль һәм анда катнашучылар, һичшиксез, камилләшер, — дип сөйләде «ТатарКино» җитәкчесе һәм жюри әгъзасы Миләүшә Айтуганова.
Төбәк турында Буа, Апас, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Спас районнарыннан килгән 100 катнашучы чыгыш ясаган. 11 анимацион фильм, 3 кыска метражлы фильм, 9 компьютер уены республика түренә узган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat