Татарстанда ир белән хатынның янгында гомере өзелгән

Беренче каттагы янгын чыккан фатирның тәрәзәсенә рәшәткәләр куелган булган.

Яшел Үзәннең Төзүчеләр проспектындагы фатирда янгын чыгуы турындагы хәбәр 12:04тә килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч 3кв метр мәйданны ялкын биләп алганлыгын ачыклый.

12:19да фатирда ир белән хатынның гәүдәсен табып, табибларга тапшыралар. Кычганыч, аларны коткара алмыйлар, алар икесе дә үлгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара, янгын сәбәпләре ачыклана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү