Татарстанда 80 меңнән артыграк кешегә коронавирустан прививка ясалган

Шушы көннәрдә республикага чама белән 7 мең кешегә җитәрлек вакцина кайтарылган.

Татарстанда инде 81 мең 753 кешегә коронавирустан вакцинация үткәрелгән. Шуның 13 742се икенче уколны да кадаткан инде. Республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бүгенге санитария-эпидемиологик хәлләргә багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдергән.
– Вакцина күп кайтарыла. Шуңа бу хакта игълан итүдән туктадык. Ялгышмасам, шушы көннәрдә Татарстанга тагын 7 меңгә якын доза кайтарылды, – дигән ул.
“Роспотребнадзор”да басым ясап әйтелгәнчә, коронавирустан прививка аеруча өлкәннәр өчен бик кирәк. Ник дигәндә, алар бу чирне күпкә авыр кичерә. Бүгенгә республикада ковид йоктыручыларның яртысы диярлек – өлкән буын. Жаворонков, үз чиратында, өлкәннәрне коронавирус инфекциясеннән саклау өчен гаиләләре әгъзаларына да прививка ясатырга кирәклеген искәрткән.
– Прививка ясатсак, инфекциянең гаиләгә, йортка керүенә киртә куячакбыз, – дип басым ясап әйткән ул.


Фикер өстәү