«Мөмкинлекләр мохите» проектының авторы Зилә Хәбибуллина: «Мин үз урынымны таптым»

Мөмкинлекләр барлыгын күреп, үзе дә «Мөмкинлекләр мохите»н булдырган ул. Эш уңышлы барсын өчен, аңа теләп алынырга кирәк, ди. 15 яшьтә генә булса да, бүгенге әңгәмәдәшем Зилә Хәбибуллинаның инде үз тормыш кагыйдәләре бар. Артыгын әйтмим, үзе сөйләр.

– Зилә, бик актив кыз син. Шөгыльләрең турында сөйлә әле.
– Күп вакытымны яраткан «Шаян ТВ»да үткәрәм. Моннан тыш 12 нче гимназиямдә эшләүче «Нур» балалар оешмасының президенты һәм «Мөмкинлекләр мохите» проектының авторы да мин. Инде өч ел дәвамында командам белән берлектә без балалар йортларындагы дусларыбызга ярдәм итәбез һәм тукталып калырга җыенмыйбыз. Калган вакытымны әти-әнием һәм миңа охшаган энем белән үткәрергә тырышам.

– Татарча шундый матур сөйләшәсең. Бу гаиләдән киләме, әллә телевидениедә эшләү ярдәм итәме?
– Барысының да тәэсире бардыр. Гаиләдә дә татарча аралашабыз, телевидениедәге практикам да ярдәм итә – татар телем көннән-көн камилләшә. Татар телен яратмый мөмкин түгел! Саф татарча сөйләшү өчен туган телебезнең байлыгы белән якыннанрак танышырга, татар әдәбиятын күбрәк укырга кирәк.

– Синеңчә, чын татар кызы нинди булырга тиеш?
– Иң беренче чиратта, татар кызы үз туган ягын, телен яратырга һәм серле булып калырга тиеш.

– Телевидение өлкәсендә, «Шаян-тв» командасында эшләү ошыймы сиңа?
– Әйе, әлбәттә! «Шаян»ым – минем зур гаиләм, ә студия ул – икенче йортым. Камералар алдында үз урынымда итеп тоям. Режиссёр һәм редакторлар командасы белән без бер дулкында – аеруча шунысы ошый.

– Киләчәктә журналист һөнәрен сайларга уйлыйсыңмы?
– Әйе, журналист булу турында хыялланам. Гомумән, хыялланырга яратам мин.

– Ә иң зур теләгең нинди?
– Кешеләр бәхетле һәм сәламәт булсыннар. Балалар тыныч тормышта, аяз күк астында үссеннәр.

– Синең кебек актив булуыңның сере бармы?
– Теләк кенә булсын! Республикада мөмкинлекләр күп, аларны күрә белергә, яңа эшкә алынудан курыкмаска гына кирәк. Үзең кебек актив яшьләр белән бер юл салып, кулга-кул тотынышып атларга һәм үсәргә! Безнең киләчәгебез үз кулларыбызда – шуны да истән чыгармаска кирәк.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү