Язучылар корылтае… ул тагын гаугалы булырмы?

Тиздән, 3 март көнне, республикабызның мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга – Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы XIX съезды булачак. Дөресен әйткәндә, ул 2020 елның маенда ук узарга тиеш иде. Ләкин ковид зәхмәтен сылтау итеп, аны Язучылар берлеге идарәсе бер елга чигерде. 

Шулай гадәткә кергән инде – язучыларның һәр корылтае җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята. Бу гаҗәп тә түгел, әлеге форумда каләм әһелләре әдәбият проблемалары турында гына түгел, ә халыкны борчыган иҗтимагый мәсьәләләр хакында да фикер алыша. Ә бүгенге вазгыятьтә ихлас сүзне, татар халкының язмышына карата тәфсилле фикерләрне без гаять тансыклаганбыз. Телебезнең бүгенге аяныч хәле, әдәбиятыбызның киләчәге халкыбыз язмышы өчен борчылган берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Әлбәттә, әдипләребез үзләренең әсәрләрендә иҗтимагый тормыштагы иң тирән агымнарны да сурәтли белергә, үткен сораулар куярга һәм аларга күпмедер җавап та бирергә тиеш. Әдәбият, тарихтан билгеле булганча, сәясәттән аерым була алмый. Язучылар төрле. Аларның дөньяга карашлары бер-берсеннән еш кына нык аерыла. Шуңа күрә безнең җыеннар бәхәссез генә үтми, фикер яисә хис кылычының чыңлавы еракка ишетелә. Ни генә булмасын, телебез, мәдәниятебез язмышына нисбәттән һәр татар язучысы да бер сүздә, бер фикердә дип ышанасы килә. Гамәлләребез дә бер булса иде!
Язучыларны берлеккә туплау – совет заманыннан калган анохронизм, диючеләр дә бар. Әмма язучыларның төрле берләшмәләре, профессиональ союзлары капиталистик илләрдә хәзер дә бар. Һөнәри нигездә берләшү, бер үк мәнфәгатьләрне яклау – гадәти хәл.
Әйе, илебездәге төрле халык язучылары союзлары утызынчы елларда, Сталин күрсәтмәсе белән барлыкка килгән. Без барыбыз да СССР Язучылар союзына берләшкән идек. Әмма Советлар Союзы таралу белән Россия Федерациясенең республика һәм өлкәләрендә язучылар берлекләре юкка чыкмады, төрле формаларда яшәвен дәвам итте. Аларның кайсылары төрле кыйсемнәргә таркалды, Мәскәүнең үзендә генә дә берничә язучылар оешмасы бар. Безнең күп кенә күрше милли республикаларда, Башкортстаннан гайре, әлеге профессиональ берлекләр дәүләт ярдәменнән коры калып, исәпкә бар, санга юк дәрәҗәсенә төште. Россиядәге иң зур берлекләрнең берсен хасил итүче Татарстан язучыларының хәле алар белән чагыштырганда бик күпкә әйбәтрәк. Республикабыз Хөкүмәте безне игътибардан мәхрүм итмәде, һәрдаим матди дә, рухи да ярдәменнән ташламады. Иҗтимагый, социаль әһәмиятле китапларны дәүләт хисабына чыгару мөмкинлеге бар. Ә язучы өчен иң беренче шарт – әсәренең укучыга барып җитүе. Билгеле, каләм әһелләре арасында ризасызлар да бардыр. Әмма, минемчә, талантлы әсәр иҗат иүчеләр күз уңыннан төшеп калмый, аккан су юлын таба ул. Хөкүмәт хәл кадәри грантлар белән дә булыша, төрле оешмалар әледән-әле әдәби әсәрләргә конкурслар игълан итә. Яз гына! Ләкин яшерен-батырын түгел, кайбер каләмдәшләребез әдәби әсәр язу урынына әдәбият тирәсендәге төрле ызгышларга кушылып китә, иҗат энергияләрен буш сүзгә сарыф итә. Югыйсә бит әдәби иҗат бик шәхси эш – әсәр язганда әдип ак кәгазь белән (хәзер инде компьютер да булырга мөмкин) бергә-бер кала. Намусы хөкемендә! Монда инде нәтиҗә синең сәләтеңә, белемеңә, дөньяга карашыңа гына бәйле. Һәм бернинди Язучылар берлеге дә сиңа ярдәм итә алмый!
Язучылар берлегенең төп максаты – татар әдәбиятын популярлаштыру, күренекле әсәрләрне чит телләргә тәрҗемә итүне оештыру, мохтаҗ язучыларга ярдәм итү булырга тиеш. Язучыларның яшь буынын барлап, аларны әдәбият мәйданына кертеп җибәрү бурычы да, минемчә, әлеге берлекнең вазыйфасына керә. Уңган җитәкчегә газиз әдәбиятыбыз хакына эшләргә мәйдан җитәрлек.
Язучылар съезды билгеләнсә, каләм әһелләре арасында да – әдәбият тирәсендә йөрүчеләр арасында бигрәк тә! – кем рәис була, дигән сүзләр китә, төрле төркемнәр арасында яшерен көрәш башлана. Бу юлы да шулай булды. Әлеге фикер сөреше матбугатка да күчте, төрле рейтингларны халык күзенә чыгардылар. Югыйсә без ниндидер сәяси партия түгел, әйткәнемчә, без барыбыз да, нинди сәяси карашта булуыбызга карамастан, әдәби сүзнең халыкка барып җитүе өчен, аның саекмавы өчен көрәшәбез. Берлекнең җитәкчесе булырлык кешеләр бездә бар, Аллага шөкер. Ләкин бу мәсьәләдә шәхси амбицияләрне, аерым шәхесләргә карата ниндидер симпатия, антипатияләрне читкә куеп торырга кирәктер. Берлек җитәкчесе берничә критерийга җавап бирергә тиеш дип саныйм. Ул, әлбәттә, иң беренче нәүбәттә, намуслы һәм әдәбият мәнфәгатен үз хөсетеннән өстен куйган олы язучы булырга тиеш. Олы язучы! Чөнки олы әдип һәрвакыт ихлас була, төрле хәрәм уеннарда катнашмый, вак интригалардан өстен кала. Аннары әдәби абруйга ия язучыга бүтән милләт әдипләре белән дә элемтә урнаштыру уңайлырак, әдәбиятыбызны чит төбәкләрдә дә таныту җайлырак булыр иде. Тагын бер шарт – аның түрә-кара колагына әдәбиятыбыздагы вазгыятьне, язучыларның төрле ихтыяҗын җиткерә алырлык статуска ия булуы зарур. Зур мөнбәрләрдән әдәбиятыбыз хакында гына түгел, халкыбыз язмышына кагылышлы мөстәкыйль фикерләрен дә җиткерә алучы иҗтимагый эшлекле шәхес Язучылар берлеген дә җитәкләсә, минемчә, нур өстенә нур булыр иде. Без бит Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин чорларын хәтерлибез. Алар нәкъ менә шундый шәхесләр иде. Андый кеше безнең арада хәзер дә бар! Ул – Ркаил Зәйдулла.
Корылтайда гауга чыгарырга була. Оппозиция булып уйнаучылар да, ихтимал, булыр. Тик шуны онытмаска кирәк: гаугалы йортта бәрәкәт булмый. Безгә бүген тотрыклы язучылар берлеге кирәк. Бик кыен заманда яшибез. Берлекнең җитәкчесен сайлар өчен яшерен тавыш бирер алдыннан һәр каләмдәшем бу хакта төптән уйлансын иде.

Гәрәй Рәхим,
Татарстанның халык язучысы, 1968 елдан республикабызның һәм СССРның Язучылар берлеге әгъзасы

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү