«Яңа татар җыры» дәвамлы булачак. Тик замана балаларын ата каз турындагы җыр белән генә кызыктырып булырмы?

Ниһаять, 1,5 елга сузылган «Яңа татар җыры» конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Президент ярдәме белән Ваһапов фестивале оештырган бәйгенең гала-концерты «Пирамида» концертлар залында узды. Җиңүчеләрне «Иң яхшы татар җыры», «Иң яхшы балалар җыры» һәм «Иң яхшы аранжировка» номинацияләре буенча бүләкләделәр.

Җырчылар өчен нинди генә бәйгеләр, фестивальләр, премияләр юк безнең республикада. Авторлар еш кына читтә кала. «Яңа татар җыры» конкурсында әнә шул җитешсезлекне төзәтергә тырыштылар, әлеге кичә шагыйрьләрне дә, композиторларны да, җырчыларны да берләштерде. Сәхнәдә күбесе әле беркайда һәм беркайчан да ишетелмәгән яңа татар җырлары яңгырады.

Җырыбыз кая бара? Әнә шул сорауга җавап биреләсе кичәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзе белән республика парламенты вице-спикеры, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ачып җибәрде. Сөенечле хәбәр дә бар: Президентыбыз «Яңа татар җыры» конкурсын ел саен үткәрү һәм аңа ярдәм итү турында карар кабул иткән. Димәк, бәйге дәвамлы булачак һәм татар эстрадасы һәрдаим яңа җырлар белән баеп торачак.

– Иҗат, һичшиксез, һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Безнең татар җырына аеруча өстәмә таләпләр дә бар. Ул үзенең милли моңын сакларга, тамашачылар күңелендә озын гомерле булып кереп калырга тиеш. 350 гаризаны гына мисал итеп алсак, аларның һәрберсе – өр-яңа иҗат җимеше, никадәр зур хезмәт һәм талантның бергә тупланышы, бу – безнең өчен бик зур казаныш,  – диде Марат Әхмәтов.

«Һәр заманның үз җыры, һәр җырның үз заманы…»

«Яңа татар җыры»ның махсус премиясе лауреатлары исемлеге бик үзенчәлекле. Ранис Габбазовка «Аллага шөкер» җырын (авторлары – Гүзәлия һәм Рауза Хафизова) беренче булып башкару бәхете тәтеде. Асылъярга «Мәхәббәт сере»н (авторлары – Илнур Гайниев һәм Альбина Бәширова) ышанып тапшырганнар, «Ләйлә» (авторлары – Базарбай Бикчәнтәев һәм Зөлфия Нигманова) белән Базарбай Бикчәнтәев таныштырды. Татар моңы нинди булганын Азат Нургалиев күрсәтте. Кызганыч, сирәк ишетәбез аның җырларын. Күңел кылларын тибрәтте, каз тәннәре чыгарды Азат абыйның җырлавы. Аның башкаруында «Торналар авазы» (авторлары – Инсаф Хәбибуллин һәм Фәнәвис Дәүләтбаев) еш ишетеләчәк әле. Әлеге исемлеккә төрлелек керткән «Сиңа юллыйм» (авторлары – Гаяз Исмәгыйлев, Фәндидә Хәррасова) популярлык казанырмы? «Караш» төркеме егетләренә нык тырышырга туры киләчәк: тамашачының күңелен яулау өчен үзенчәлекле кыяфәт кенә җитми. Махсус премиягә лаеклы авторлар дипломнар һәм 50000 сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.

Бәйгедә Татарстан һәм күрше республикалардан гына түгел, Чехия, Италия, Швециядән дә авторлар катнашкан. Тумышы белән Башкортстаннан булган, хәзерге вакытта Италиядә яшәүче Рәфис Хөснетдинов проектта автор буларак та, җырчы буларак та катнашты. Ул Башкортстаннан Динә Булгакова сүзләренә «Гөнаһлардан беркем азат түгел» дип моңланды һәм Бөтендөнья татар конгрессының махсус премиясе лауреаты исеменә лаек булды. Шундый ук бүләкне «Күгәрчен белән сандугач» җыры өчен Флёра Шәрипова (Башкортстан) белән Кыям Курмакаев (Чехия), «Әткәй гармуны» җыры өчен
Гөлүзә Зиатдин (Швеция) белән Сания Әхмәтҗанова (Татарстан) ия булдылар.

Кичәдә аранжировка осталары да читтә калмады. Бу номинациядә Ильмир Әзһәмов, Альберт Зиятдинов, Нияз Вәлиев һәм Рәсим Фасыйхов бүләкләнде. Балалар өчен җыр язган авторларга да игътибар бирелде. Дөресен әйткәндә, бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе әле безгә. Замана балаларын ата каз турындагы җыр белән генә кызыктырып була микән?

«Татар җыры дәвам итә!»

«Иң яхшы татар җыры» номинациясендә җиңүче авторларга бүләкнең дә иң кәттәләре эләкте. Беренче урын «И, йөрәгем» белән «Татар, алга!» җырларына эләкте. Икенчесе, аңлашылганча, аеруча еш яңгыраячак. «Бу проектның дәвамлы булуы безне бик нык сөендерә. Бу эшкә югары бәя бирү – безнең өчен бик зур дәрәҗә. Шул ук вакытта бик зур җаваплылык та. Димәк, алда безне яңа бәйгеләр, яңа җырлар көтә. Димәк, «Татар җыры» дәвам итә!» – диде Ваһапов фонды җитәкчесе, бәйгенең генераль продюсеры Рифат Фәттахов җиңүчеләрне котлаганда.

                                                                                              Ләйсән САФИНА

«Иң яхшы татар җыры» номинациясе:

III урын

«Яле, Казан!», авторлары – Алмаз Хәмзин һәм Марсель Галиев.
«Яз, яз», авторы – Алмаз Юнысов.
«Яңа айның туган чагы», авторлары – Мурат Гайсин һәм Гөлфия Шакирова.

«Син – минем өчен», авторлары – Рәиф Мөхәммәтрәхимов һәм Гөлчәчәк Садретдинова.
«Сердәшем», авторлары – Азат Хәлимов, Ринат Мөслимов
«Яратып йөрим сине», авторлары – Фәрит Хатыйпов, Дамир Гарифуллин.

II урын

«Сүз әйтмәгез ялгызларга», авторы – Зифа Нагаева.

«Көзләрдән юату эзләмә», авторлары – Тамчы Камаева, Равилә Шәйдуллина.
«Әнкәй, мин еламыйм», авторлары – Гүзәлия Павлова, Венер Фәттахов.
«Имән», авторлары – Зөлфия Тәхәүтдинова, Айдар Хәлим.
«Ышанам», авторлары – Азат Кәримов, Гөлфия Шакирова.

I урын

«И, йөрәгем!», авторлары – Гөлназ Закирова, Роберт Миңнуллин.

«Татар, алга!», авторлары – Артур Исламов, Булат Ибраһимов.

Илдар Мөхәммәтҗанов һәм Ваһапов фонды фотолары


«Яңа татар җыры» дәвамлы булачак. Тик замана балаларын ата каз турындагы җыр белән генә кызыктырып булырмы?” язмасына фикерләр

Фикер өстәү