Бергәләп тотыналар: Идел буе төбәкләрендәге хатын-кыз депутатлар берләшергә килеште

Идел буе федераль округындагы хатын-кыз депутатлар социаль мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә тырышачак. Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әнә шундый тәкъдим белән чыкты.

Депутатлар кварталга бер мәртәбә онлайн рәвештә очрашырга, шулай ук төбәкләрдә чыгып эшләргә җыена. Төп игътибар гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту (балалы гаиләләргә ярдәм итү), хатын-кызларның сәламәтлеген саклау, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, авылда яшәүче хатын-кызларга ярдәм итү, хатын-кызларның мәшгульлеге кебек мәсьәләләргә биреләчәк. Киләсе фикер алышу мәйданчыгын Татарстан оештырачак. Утырышта фәкыйрьлеккә каршы көрәш һәм гаиләләргә ярдәм итү турында сөйләшәчәкләр.
Бүген узган беренче утырышта Идел буе федераль округындагы 13 төбәкнең депутатлары катнашты. Алар үзләрендәге проектлар белән уртаклашты. Әйтик, Башкортстан Корылтаендагы 110 депутатның 18е – хатын-кызлар. Бу – төбәкләрдәге иң зур күрсәткеч.
“Соңгы елларда Дәүләт Советы гына түгел, район һәм шәһәр советларындагы хатын-кыз депутатларны да берләштерә алдык. Безең вәкилләр барлык 45 муниципалитетта да бар, – диде республика парламенты рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова. Иң зур проектлар дип ул гериатрия кабинетларын булдыру, республика мәктәпләрендә шахмат зоналары оештыру, ятимнәрне торак белән тәэмин итү, алимент буенча бурычларны киметүне телгә алды. “Безнең кадерле ветеран”, “Бергә булдырырбыз”, “Сугыш хатын кыз өчен түгел” кебек проектлар буенча да нәтиҗәле эш башкарылды. Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, сәясәттә хатын-кыз булу ул һәрвакыт тотрыклылык, дипломатия, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек билгесе. Ул Генри Фордның сүзләрен дә искә төшерде: «Бергә җыелу – ул башлангыч. Бергә эшләү – прогресс. Бергә булу – уңыш ул».


Фикер өстәү