Гүзәлия Сафина Россиянең иң бай биш хатын-кызы исәбенә кергән

Рейтингка мирас алу яки аерылышу нәтиҗәсендә баючылар түгел,  ә акчаны үзләре эшләп табучылар кергән.

Гүзәлия Сафина Forbes журналы версиясе буенча акчаны үзе эшләп тапкан яки гаилә бизнесында актив катнашкан иң бай хатын-кызлар бишлегенә кергән.

Сафина Татарстанның берничә предприятиесендә бухгалтер, экономист һәм баш бухгалтер булып эшләгән. 1995 елдан бирле – “ТАИФ” компанияләре төркеме генераль директорының икътисад һәм финанс буенча урынбасары. “ТАИФ” төркеменә “ТАИФ-МК” нефть эшкәртү заводы, Казан “Оргсинтез” һәм “Түбән Кама “Нефтехим” химия предприятиеләре, “ТГК-16” генерацияләү компаниясе һәм һ.б. керә.

Рейтингта Россиядә из зур онлайн-кибеткә – Wildberries кибетенә нигез салучы, аның хуҗасы Татьяна Бокальчук беренче урынга чыккан.  “Лебедянский” сок заводы инвесторы Ольга Белявцева – икенче урында. “Новатэк” идарәсе рәисе урынбасары Татьяна Кузнецова – өченче, “Высочайший” гавами акционерлык җәмгыятенең Директорлар Советы әгъзасы Наталия Опалева – дүртенче.


Фикер өстәү