Глэмпинг – нәрсә дигән сүз? «Гламур» һәм «кемпинг» дигән инглиз сүзләреннән кыскартып ясалган бу атаманы «табигать кочагында матур ял» рәвешендә тәрҗемә итәргә мөмкин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә республикада табигый һәм экологик туризм – глэмпингны үстерүче эшмәкәрләр белән әнә шул хакта сөйләште.
Кунакханә һәм туристлык тармагының яңа, тиз үсешле индустриясе бу. Хезмәт күрсәтү югары дәрәҗәдә булган глэмпингка сәяхәтче-туристлар арасында ихтыяҗ гаять зур. Россия Глэмпинглар ассоциациясе президенты Жанна Кира әйтүенчә, илдә бу юнәлеш моннан алты ел элек барлыкка килгән, һәм ул бик тиз үсә. Бүгенгә илдә 150дән артык глэмпинг бар икән инде.
Татарстан Президенты эшмәкәрләр белән аралашу вакытында экотуризм юнәлешен үстерүне хуплады, аны уңай яктан бәяләде. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүген бу юнәлешкә ихтыяҗ зур. Татарстанда глэмпинг кебек ял төрен оештыру өчен матур урыннар, чыннан да, күп. Ул, аерым алганда, төбәктә, шулай ук тулаем алганда, илдә әйбәт глэмпингларның ниндидер бер каталогын булдырырга тәкъдим итте.
Инженерлык инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, биредә төрле яклап якын килү кирәк. Ул Татарстанда бакчачылык ширкәтләренә килү юлларын салуны, шулай ук тулаем мондый ширкәтләрдә инфраструктураны (электр уты, су белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын чыгару һ.б. ) үстерүне нигез итеп алырга тәкъдим итте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat