Кредит алырга «ярдәм итүче»ләр кулга алынган

Татарстанда полиция хезмәткәрләре узган елның мартыннан октябрьгә кадәр банклар яңа кредит бирүдән баш тарткан кешеләргә кредит алырга «ярдәм итүче» мошенникларның эзенә төшкән.

Кешеләр, займ алуларына ышанып, аларга акча түләгән. Акча оешманың расчет счетына түгел, ә кемнәрнеңдер карталарына күчкән. Тик банк кредит бирергә ашыкмаган, теге акча да кире кайтарылмаган. Ул гына да түгел, янәсе, алдагы бурычыгызның түләү вакыты чыкканлыгы турында кисәтмәгәнсез, дип бөтен гаепне клиентның  үзенә өеп калдырганнар. Полиция ачыклавынча, кешеләрдән шул рәвешле 3,5 миллион сум акча урланган. Оешманың һәм кредит алырга өметләнгән кешеләр акча күчергән банк карталарының Самарада, Пенза һәм Саратовта теркәлүе билгеле. Җинаять эше кузгатылган, оештыручы сак астына алынган.


Фикер өстәү