Туганына эшкә урнашып, 500 меңнән артык хезмәт хакын ала алмаган ир: «Үз туганымны судка бирү уңайсыз булды»

Cоңгы елларда хезмәткә түләү буенча ризасызлык белдереп, судка мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Хезмәт хакының бер өлешен «конверт»та бирү, акчаны вакытында бирмәү кебек хилафлыклар – бер хәл, төрле алдау-йолдаулар аша тиешлесен түләүдән бөтенләй баш тарту очраклары бар. Соңгы вакытта район судында уннан артык шундый хәлне карарга туры килде, ди Лаеш районы судьясы Евгений Рябин.

Лаеш районы Столбище бистәсендә яшәүче Сәлахетдин Гариповның да андый хәлләр турында элегрәк тә ишеткәне булган. Әмма үзенең шундый хәлгә калуына бүген дә аптырый. Югыйсә тормышта төрлесен күргән. Утыз елга якын хезмәт стажына ия. Аны үз янына эшкә чакыручы эшмәкәр Юныс Гарипов та – күптәнге танышы. Кайчандыр Казанның автомеханика техникумында бергә укыганнар. Өстәвенә якын туганнар, икесе дә бер үк фамилияне йөртә.

– Казан читендә төрле биналар, коттеджлар төзү, йорт-җир өчен кирәк булган электр һәм газ үткәрү җиһазлары белән сату-алу эшләре алып барган туганымның тәкъдимен аяк астына салып таптыйсым килмәде. Cоңгы елларда үзем эшли торган предприятиенең дә рәте калмаган иде. Тора-бара банкротлыкка чыкса, барыбер эш эзләргә туры килер иде. Ни дисәң дә, гаилә бар бит әле. Ике кызыбыз да – студент. Акча гел кирәк. Шуңа Юныс, 50 мең сумнан ким алмассың, дигәч, ризалаштым. Туган – туганлык белән, әмма үзара килешүне рәсмиләштерегә кирәк булган, – ди хәзер Сәлахетдин.

Илгә килгән афәт эшмәкәрләрне дә урап узмады. Көнне төнгә ялгап эшләргә тырышса да, Юныс Гариповның зар сүзләрен еш ишетергә туры килә. Баштарак килешенгән сумманың 25 меңен – бухгалтерия аша, 25 мең сумын «конверт»та түләп барса да, тора-бара төрле сәбәпләр белән акчаның икенче өлеше түләнми башлый. «Барысы да исәптә. Эшләр җайлана төшкәч, тиененә чаклы кайтарырбыз», – дип ышандыра аны эшмәкәр туганы. Әмма сүзендә торырга җыенмый.

Ни хәл итәсең? Әледән-әле эш алыштырып та булмый. Сайланыр заман түгел. Коронавирус чорында шактый оешмалар банкротлыкка чыгып, таралып бетүе дә күз алдында. Түзәргә туры килә, дип тынычландыра үзен һәм гаиләсен Сәлахетдин. Әмма түземлекнең дә чиге бар. Олы кызы Самира университетны тәмамлап, кияүгә чыгарга җыенганда, ике Гарипов арасында җитди сөйләшү булып уза. Бурычларның инде ярты миллион сумнан артып китүен искә төшерә.

– Нинди 510 мең сум? Тиешле хезмәт хакын айныкын айга карточкаңа күчереп барабыз. Артыгын түли алмыйм. Шунысына канәгать бул, – ди Юныс.

Кемнән-кемнән, әмма Сәлахетдин үз туганыннан андый сүзләр көтмәгәндер, билгеле. Югыйсә алдан килешү нигезендә үзенә кадәр ике кеше эшләгән вазыйфаларны төгәл үтәп бара. Унтугыз техникасы, күп төрле башка җайланмалары булган төзелеш базасында барлык оештыру, техника төзәтү, материалларны кабул итү, объектка озату кебек көндәлек эш-мәшәкатьләрне җиренә җиткереп башкара.

Югыйсә, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 1 маддәсендә күрсәтелгәнчә, эш бирүче һәм башкаручы арасында хезмәт мөнәсәбәтләре махсус килешү нигезендә башкарылырга тиешле булуын, килешүдә ике арадагы барлык шартлар күрсәтелергә тиешлеген Сәлахетдин Гарипов бөтенләй белмәгән дип әйтеп булмый. Элек эшләгән предприятиедә хезмәт коллективы белән эш бирүче арасында күмәк килешүләр кабул ителүен хәтерли ул. Әмма пәри башка, җен башка дигәндәй, бүген шәхси эшмәкәр кул астында эшләүчеләрнең хокуклары турында онытып җибәрүчеләр дә очрый. Хезмәт хакын тулы күләмдә түләгәндә, салымнары бик күп чыга, дигән сылтау табып, эш бирүчеләр акчаны өлешләп түләү ягында. Калганын конвертка салып, шыпырт кына бирергә тырыша кайберәүләр.

Ә эш бирүче сүзендә тормыйча, вәгъдәсен үтәми башласа, ни эшләргә?

Лаеш районы судьясы Евгений Рябин әйтүенчә, эш бирүче һәм хезмәткәр арасында үзара килешү җиренә җиткереп кабул ителмәгән очракларда да югалып калырга ярамый. РФ Хезмәт кодексының 16 маддә, 3 бүлегендә каралганча, ике арада хезмәт мөнәсәбәтләре эшләүченең үз вазыйфаларын үти башлаган моменттан алып исәпләнергә хаклы. Закон нигезендә эш бирүче андый килешүне өч көн эчендә язма рәвештә рәсмиләштерү тиеш. Ниндидер сәбәпләр табып, эш бирүче сәбәпсез-нисез алдан сөйләшенгән хезмәт хакын өлешчә түләп, үзара килешүне үтәми икән, бу очракта зыян күрүче суд аша үзенең хокукларын яклый ала.

– Үз туганыңны судка бирү дә уңайсыз булды. Ярый әле карточкага башта һәм аннары күпме акча күчерелгәне, эшкә килү һәм китү турында журналга теркәлеп барган имзалар калган. Башка төр документлар, шаһитлар раславы да кирәк булды, – ди Сәлахетдин Гарипов.

Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 193–198 маддәләренә нигезләнеп, Лаеш районы суды хезмәт хакын тулысынча түләү турында карар кабул итте. Эшмәкәр Юныс Гарипов судка үзе килмәде. Оят булгандыр, күрәсең. Ни генә дисәң дә, якын туганнар бит. Хәер, заман байлары өчен акча туганлыктан кадерлерәк бугай шул.

Камил Сәгъдәтшин

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү