Син сөйлисең, мин йоклыйм: чыгыш ясау сәнгате ни хәлдә?

Чыгыш ясау ничек cәнгать булсын инде? Бигрәк тә җитәкченең. Бигрәк тә ул тәнкыйтькә корылган булса. Без күбебез шулай уйлыйбыз. Яшерен-батырын түгел, җыелышларга да йөрергә атлыгып тормыйбыз. Никтер ул вакыт әрәм итү кебек тоела. Барысы да спикердан тора, билгеле. Ник Вуйчич та сөйли генә бит, концерт та куймый, спектакль дә, ә аның чыгышларына ансат кына эләгермен димә. Бөтен дөньяда аны тыңларга атлыгып торучы тамашачы бар. Чөнки Ник Вуйчич чыгыш ясауның сәнгать икәнен белә. Ничек Ник Вуйчич кебек оста булырга соң?

Теләсә кайсы текстны бик үтемле итеп була. Тыңлаучының игътибарын җәлеп итүнең дә техникалары бар һәм аны теләге булган кеше өйрәнә ала. Казан дәүләт мәдәният институты җитәкчелеге әнә шулай дип исбатлаган һәм җитәкчеләр өчен практик кулланма да әзерләгән. Бу чыннан да үтемле проектмы? «Ватаным Татарстан» газетасы коллективы әлеге дәресләрдә булды һәм тренингны иҗади хезмәткәрләр җилкәсендә татып карады.

Хәтерегездә булса, Татарстан Президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оешкач һәм аңа җитәкче итеп Марат Әхмәтов билгеләнгәч, ул үзенең чыгыш ясарга ничек әзерләнүе турында сөйләгән иде. Чыгышны кәгазьгә язарга, үз чыгышыңны диктофонга яздырып тыңлап карарга киңәш иткән иде. Киңәш итеп кенә калмаган, институт укытучыларына җитәкчеләр, район башлыклары өчен дәресләр оештыруны да кайгырткан икән. Институт ректоры Роза Әхмәдиева әйтүенчә, алар 9 районда мастер-класслар үткәргән икән инде:

–  Проект зур кызыксыну уятты. Аны Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыкларында да презентацияләдек.  Эшебезне Россиядә бу юнәлештәге беренче проект дип бәяләделәр.  Бу – чыгышны үтемле итү серләре дә, татар теленең бөтен мөмкинлекләрен кулланырга өйрәтү дә. Әлеге юнәлештә ике практик кулланма әзерләдек, ул дәрестә катнашучыларга бушлай таратыла. Аны рус балаларына татар телен өйрәтүдә кулланучылар да бар. Җитәкчеләр кабул итте һәм шөгыльләнәләр. Ник дигәндә, җитәкче ул  – статус. Сәхнәгә күтәреләсең икән, син инде үзеңне генә түгел, республиканы тәкъдим итәсең. Шуңа күрә һәр яктан камил булырга тырышырга кирәк.

Практик кулланма авторларының берсе – Земфира Ибәтова белән сөйләм сәнгатенең хәле, типик хаталар турында сөйләштек:

– Бездә чыгыш ясау сәнгате югары дәрәҗәдә дип әйтмәс идем.  Сөйләгәндә татар телен кулланмау, кулланган очракта да, рус сүзләрен катнаштыру, тел ярлылыгы – барысы да зур кимчелек булып тора. Бу уңайдан Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитәкчеләргә мастер-класс үткәрү кирәклеген күтәреп чыкты. Безнең чыгышлар, аларны укыту сөйләм сәнгатен үстерүдә бер этәргеч булыр дип уйлыйм мин. Чыгыш ясаучы материалны белергә, ләкин фикерне тыңлаучыларга аңлата алмаска мөмкин. Моның үзенең законнары бар инде, әлбәттә. Чыгыш ясау – зур сәнгать, аңа әзерләнергә кирәк. Cәнгать әзерлекне, тирән эшне ярата, үзең дә чыгыш ясау дәрәҗәсенә әзер булырга тиешсең. Бөтен кеше дә халык алдына чыгып иркен сөйли алмый. Әгәр сиңа чыгыш ясарга кирәк, ләкин син әзер түгеллегеңне тоясың икән, дәресләр алырга кирәк. Без шул дәресләрне бирәбез, текст язарга, чыгыш ясарга өйрәтәбез, сөйләмдә булган кимчелекләрдән котылу юлларын күрсәтәбез. Актерлык  осталыгы, сүз белән хәрәкәт итү  буенча тренинглар үткәрәбез. Өйрәнеп калсыннар, барлык җитәкчеләр дә файда алсыннар иде.

Әйткәнемчә, проект махсус җитәкчеләр өчен төзелде. Әмма мин, ул бөтен һөнәр ияләренә файдалы, дип уйлыйм. Кемнәр халык белән эшли – аларның барысына да бу проект кирәк. Әлегә без берничә районда булдык, шушы очрашулар да чыгыш ясау сәнгате серләренә төшендерүнең кирәклеген күрсәтте. Тагын килсәгез иде, дип калалар. Чыннан да, бер күрүдә генә бөтен нәрсәгә өйрәтеп тә булмый. Лаеш районында балалар бакчасында эшләүче җитәкче ханым яныбызга килеп, укыту-методик әсбабыбызны сорап алды. Рус балаларына татарча өйрәтәбез бит, ул бик зур ярдәмлек булыр иде, ди. Башка районнарда да шундый очраклар булды. Әтнә районында чыгыш ясаганнан соң, Әтнә техникумы җитәкчеләре яныбызга килеп, студентлар өчен дә дәрес оештыруыбызны сорадылар. Институтка килеп укырга теләүчеләр дә бар. Рәхәтләнеп килеп, укыр, өйрәнер идек, диләр. Димәк, боз кузгалды. Сүзнең көчен аңларга теләүчеләр күбәйгәннән-күбәя.

Без бу дәресләрдә булдык, дидем бит әле. Менә шул. Без әле күп серләрне белмәгәнбез, белгәннәрен дә кулланмаганбыз икән. Булачак журналистларга, укытучыларга вузларда ук керсен иде бу дәресләр.

Чыгыш ясаучының кайбер хаталары

– Төп проблема – дикциядә. Авазларны аңлаешлы әйтмәү тыңлаучының игътибарын югалта да куя. Cузыкларны дөрес итеп әйтә алмау – әдәби телне белеп бетермәүне күрсәтә. Еш кына «а» авазын татарча әйтү дә проблемага әйләнә.

– Сүз басымын дөрес ясамау.

–  Тән белән идарәне югалту. Аяклар, куллар калтырау, дулкынланудан бер яктан икенче якка чайкалып тору, еш-еш сулау, тавыш калтырау, йөз кызару – чыгыш ясарга әзер булмаудан. Болардан котылу өчен махсус физик күнегүләр ясарга кирәк.

 – Интонациянең монотон төсмер алуы.

– Текст сөйләгәндә буталу.

– Көтелмәгән пауза.  Дөрес кулланганда, пауза аудитория белән аралашу өчен кирәк. Көтелмәгән пауза исә фикер чуалганда килеп чыга. Моны булдырмау юллары да бар.

Гөлинә Гыймадова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 


Фикер өстәү