ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

Рузал Габитов, Аллаһы Тәгалә күрсәткән юл белән китеп, үзен гомерлек авырудан коткардым, ди.  Татарстан ушу федерациясе попечительләр советы рәисе тик утырмый, үз белгәннәрен кешегә сөйли, ушу серләренә төшендерә, кешеләрне дөрес итеп суларга өйрәтә. Күңеле тулы игелек үзенең. Сабыйлар яныннан болай гына узып китә алмыйм, ди. Кулында күчтәнәче булмаса, башларыннан сыйпап булса да уза икән.

– Бик күп еллар Казандагы «Дом малютки»га йөрдем. Андагы сабыйларны кызгана идем. Балаларның тамаклары тук булсын дип, үзебезнең гаиләдән арткан барлык әйберне шунда ташыдым. Әлки районында йортыбыз бар. Бакчабызда үскән яшелчәләрдән ятимнәргә дә өлеш чыгара идем. Тора-бара хәйрия фонды оештырдык. Анда да бик күп кешеләргә ярдәм итәргә насыйп булды. Эшләремне мактанып түгел, шөкер итеп, сөенеп сөйлим, – ди ул.

Ә бит  гомере  кыл өстендә була аның. Тугач, табиблар аны озак яшәмәс дигән. 3 яшендә ул бөтенләй йөри алмас хәлгә килгән. ДЦП диагнозы. Әнә шул чакта кечкенә Рузалны спортка тарталар. Ул авырыйм дип тормый, йөрергә генә түгел, йөгерергә дә өйрәнә. Бервакыт Казанга Кытай артистлары цирк куярга килә.

– Мин шундагы бер кеше белән дуслашып киттем. Кытай артисты миңа ушу күнегүләрен өйрәтеп калдырды. Шуннан соң мин әлеге спорт төренә тартылдым. Үзем генә түгел, артымнан тагын бик күпләрне иярттем.  Ул чагында Казанның 1 нче хастаханәсе баш табибы Мәрвәрә Уразаева халыкка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый иде. Аннан  бик күп дәрес алдым, – ди ул. – Бернинди белемем булмаса да, кулымнан бөтен эш килде. Агач эшкәрттем, машина йөрттем, автомеханик булдым, бервакыт физкультура дәресләрен дә укыттым, хәтта урам да себердем. Ул чакта, акча күп эшләсәң, диңгез буена барып була иде. Шуңа да эшне аерып тормадым. Әмма спорт йөрәгемдә булды. Дөрес итеп суларга өйрәндем. Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде. Минем бит сау җирем юк иде.

Тормышта үз юлын тапкан Рузал абый гаиләсендә дә үрнәк. Дөрес, хатыны Рузалия апа кайчак: «Үзебезне уйламыйсың, һаман башкаларны кайгыртасың», – дип шелтәләп тә ала икән. Тик Рузал абый йөрәге кушканны эшли. Алар 50 ел бергә. Бер ул, бер кыз үстергәннәр. Улы Арнольдның игезәк уллары буй җиткән,  Верониканың кызына – 4 яшь.

Рузал абый 200дән артык баланы урамнан спортзалга алып кергән. Бары тик берсе генә кире киткән. Горурланырлык шәкертләре дә бар. Туганы Алинә Кабаева турында бик яратып сөйли. 6 тапкыр дөнья чемпионы булган Ильяс Хөснетдиновның уңышларына сөенә.

– Кешеләргә булышып йөргәч, мине зур йортта, байлыкта яши дип уйлыйлар икән. Әмма бездә бар да гади. Булганына сөенеп, шөкер итеп яшибез. Хатыным белән икебез дә – намазда. Тормыш матур, илләр тыныч. Аллаһы Тәгаләгә ышану яшәргә көч бирә, – ди ул.  – Гел хәрәкәттә без. Күпләр мин өйрәткән сулыш алу гимнастикасы өчен килеп рәхмәт әйтә. Әле бар белгәнемне бер китапка туплыйм. Тиздән ул өч телдә: татар, рус, инглиз телләрендә басылачак.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү