“Открытие” банкы үткәргән тикшеренүдән күренгәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең яртысы диярлек (44 проценты) 2021 елның 1 гыйнварыннан илдә миллион сумлык кертемнән килгән процентларга яңа салым кертелүен белми. Бу хакта, тикшеренү нәтиҗәләренә таянып, ТАСС хәбәр итә.
Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, халыкның 56 проценты әлеге салым турында нәрсәдер ишеткән. 27 проценты аның турында беләсе килә. 17 процентын бу мәсьәлә бөтенләй кызыксындырмый, чөнки аларның кертемнәре юк. Шул ук вакытта халыкның 74 проценты депозитлардан баш тартырга җыенмый, ә 13 проценты банкка салган акчасының бер өлешен алган инде.
Сораштыруда катнашучыларның 27 проценты гына яңа салымның ничек исәпләнелүен аңлый. Бу җәһәттән Мәскәү төбәгендә, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәләрендә яшәүчеләр иң хәбәрдар булып чыккан. Әлеге төбәкләрдә яшәүчеләрнең 29ар проценты яңа салым турында бик яхшы белә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat