Авыл хуҗалыгы министрлыгы укучыларны Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыра

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләрендә укучыларны  “АгроНТИ – 2021” Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге 5-10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категориясе һәм биш юнәлеш буенча уздырыла:

  • Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратлары, автомат идарә системалары);
  • Агророботлар (эавыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүнең электрон автоматлаштырылган системалары);
  • Агрокосмос (авыл хуҗалыгында галәмнән төшерелгән фотосурәтләрдән һәм веб-ГИС технологияләрдән файдалану);
  • Агрометео (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика);
  • АгроБио (авыл хуҗалыгы культураларын авырулардан һәм корткычлардан биологик саклау ысуллары).

“АгроНТИ-2021” Бөтенроссия бәйгесе 3 этапта үткәрелә:

— читтән торып уздырыла торган төбәк этабы (2021 елның 1-16 апреле);

— “очный” уздырыла торган төбәк этабы. Анда читтән торып үткәрелгән төбәк этабында җиңүчеләр катнаша (2021 елның мае);

—   бәйгенең барлык номинацияләре буенча финал этабы (2021 елның сентябре).

Бәйгедә катнашу өчен рәсми сайтта (kids.agronti.ru) заявка тутырырга кирәк. Катнашучыларның һәркайсы барлык дүрт юнәлеш буенча теркәлергә мөмкин. Һәр юнәлеш буенча биремнәр яки тестлар тәкъдим ителә.

Бәйгедә катнашуның тәфсиллерәк шартларын “кайнар линия” телефонына (88004441670) шалтыратып белешергә була.

 


Фикер өстәү