Халыкка хәбәр бирү системалары тикшерелә

Татарстанда 3 һәм 4 март көннәрендә халыкка хәбәр бирү системаларын тикшерү күздә тотыла. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре республика территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы яки килеп чыгуы турында халыкка ашыгыч төстә хәбәр бирү системасын тикшерәчәк.

Мондый тикшерүләр гражданлык оборонасының техник системаларын һәм халыкны төрле хәтәрләрдән кисәтү системасын даими әзерлектә  тоту, шулай ук язгы ташуга, җәйге янгыннар чорына хәбәр бирү системаларын әзерләү максатында үткәрелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе тыныч булуыбызны,  хәбәрләрне игътибар белән тыңлавыбызны сорый. Ни дәрәҗәдә хәтәр янавын аңлау, гражданлык оборонасы сигналларын белү һәм гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы янаганда  дөрес гамәлләр кылу үзебезнең һәм якынарыбызның гомерен саклап калуга ярдәм итәчәк.

 


Фикер өстәү