Төлке дип хатын-кызны атып үтергән авыл җирлеге башлыгы эше судка тапшырылган

Татарстанның Кайбыч районында Колаңгы авылы җирлеге башлыгы саксызлык аркасында төлке дип, бер хатын-кызны атып үтергән иде. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылды һәм 52 яшьлек авыл җирлеге башлыгы саксызлык аркасында кеше гомерен өзгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылды.

Фаҗига 2020 елның 7 декабрендә булды. Колаңгыда яшәүче ир-белән хатын хуҗалыкларына төлке килеп йөрүдәп аптырап, авыл җирлеге башлыгына берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән булганнар.

Фидаил Нигъмәтҗанов авыл җирлеге башлыгы булып 2002 елдан бирле эшләгән. Профессионал ук булмаса да, законлы рәвештә корал тоткан булган. Ауга да йөргәләгән. Бу турыда авыл халкына да мәгълүм булган. Төлкеләр әледән-әле килеп җәфалагач, Диләрә ханым ире белән авыл җирлеге башлыгына беренче тапкыр 29 ноябрьдә мөрәҗәгать итә.

Фаҗига буласы кичтә Диләрә ханым Фидаилгә елап шалтырата. “Ярар, тавык, куяннарны ташып бетерер дә, ләкин минем бит өйдә балам бар. Аның өчен куркам. Төлке кыргый булып, аңа ташланса, шуннан куркам, – ди.
Шуннан соң гына Фидаил Нигъмәтҗанов сейфтан мылтыгын алып, әлеге хуҗалыкка бара. Ир белән хатын аны бергә каршы ала. Билгеле инде, ул килгәндә генә төлкене очратмыйлар. Авыл җирлеге башлыгы кайтып китәргә җыена. Хуҗабикә өйгә кереп китә. Җирлек башлыгы хатынның ире белән сөйләшеп, урамда калалар. Бервакыт ире, Фидаил Нигъмәтҗановка: “Кара әле!”- дип, ниндидер яктылыкка төртеп күрсәтә. Шул якка атканнан соң, анда төлке түгел, ә 38 яшьлек Диләрә ханым булганы ачыклана. Хатынның гомерен саклап кала алмыйлар. Аның ике баласы яртылаш ятим калган.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше гаепләү карары белән судка тапшырылган дип хәбәр итә Тикшерү комитеты порталы.

 

Кайбыч фаҗигасы: «Бу – коточкыч. Һич башка сыймый торган үкенечле хәл! Бөтен район шок хәлендә»


Фикер өстәү