Татарстанда ришвәт алу буенча 1098 җинаять ачыкланган

2020 елда хокук саклау органнары тарафыннан коррупция юнәлешендәге 1098 җинаять ачыкланган. Алардан 402 млн сум күләмдә зыян салынган.

Бу хакта Татарстанда коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында билгеле булды. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов
катнашында узды.

Җир мөнәсәбәтләре даирәсендә — 68, сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү тармагында — 176, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыны өлкәсендә — 92, мәгариф — 157, агросәнәгать комплексы — 29 җинаять ачыкланган.

Утырышта дәүләт һәм җирле үзидарә органнарының күпчелегенә хас җитешсезлекләрне санап чыктылар.

Бу — бюджет учреждениеләрендә финанс яктан хокук бозу, дәүләт программаларын үтәгәндә ришвәтчелек, бюджет акчаларын хокуксыз файдалану, мәнфәгатьләр конфликты очраклары.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү